Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш районының Колышчы авылында да думбрачылар булган

Күренекле фольклорчы-галим, этномузыка белгече Геннадий Макаров язмаларыннан алынды.

Думбрада башкару сәнгате саклаган авыллар арасында Мамадыш районы Колышчы авылы да бар.

“Монда үзешчән фольклорчы Васильев Д.М. һәм мин шушы авылның думбрачысы, 1929 елда туган Мукашев Матвей Константиновичның уйнавын магнитофон тасмасына язып алган идек. (1978 елның 28-30 майында Татарстанның Мамадыш районы Колышчы авылында үткәрелгән фольклор экспедициясе материаллары. Әлеге язмалар авторда саклана).

Әлеге язмалардан күренгәнчә, М. Мукашев фабрикада эшләнелгән гади өч кыллы балалайкада, «гитара төзгесенә» көйләп уйный. Репертуарының төп өлеше рус частушкалары тәшкил итә. Ул башкарган керәшен такмаклары, кыска көйләрдә дә рус алымнары йогынтысын күреп була.

Әмма халык арасында бик популяр саналганнардан шактый үзенчәлекле «Чабата» һәм «Тыпырдык» исемле бию көйләре дә бар. Аларның музыкаль стиле Идел-Урал төбәгенең иске этник сәнгате белән бәйле”, – дип яза Геннадий Михайлович.

Фотода: 2005 ел. Мамадыш районы Колышчы авылы. Думбрачы Мукашев М.К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев