Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәлкидә өлкәннәрне олыладылар

Кайбыч районының Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәп коллективы лаеклы ялдагы хезмәткәрләрен олылап, 7 октябрь көнне бәйрәм уздырды.

Өлкәннәр көне уңаеннан «Өлкәннәр – көзне бизиләр» дип исемләнгән бәйрәм, укучыларның концерт номерлары, тәбрикләүләре, чәчәк бәйләмнәре - барысы да өлкәннәребез өчен.
Мәктәп директоры Иванова Тамара өлкәннәргә бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләде. Балалар һәм укытучылар тарафыннан оештырылган концерт дәртле биюләр, котлау сүзләре һәм матур җырлары белән өлкәннәребезнең күңелләрен тагын да сөендерде.

Өлкән яшьтәге укытучыларыбыз, пешекче апаларыбыз, чисталыкны тәртиптә тоткан апаларыбыз үзләре дә шушы бәйрәмдә бик актив катнаштылар. Озак еллар мәктәбебездә мәктәп штурвалын әйдәп баручы Артем Козлов: “Коллегаларымны бу якты бинада күрүемә бик шат, яшь чакларым исемә төште ” – дип әйтте, яшь буынга матур теләкләрен, укуларында уңышлар теләде. Шулар арасында Лидия Васильева махсус хәрби операциядә илебезне саклаучы улы Иван Васильевтан сәлам сүзләре, мәктәптә эшләгән хезмәткәрләргә, укытучылар коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлавын җиткерде.
Бәйрәм бай ризыклы чәй табыны артында дәвам итте. Матур очрашу кичәсе бик тиз узып китте. Олылар күңеленә бәйрәм бик хуш килде диеп ышанасы килә.

Мәлки авылы мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Васильева Нина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев