Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләнчек киеп, яулык бәйләу мастер-классы – Видео

Керәшен хатын-кызының баш киеме бик үзенчәлекле һәм аны дөрес итеп кияргә кирәк.

Бу хакта этнограф Валентина Максимова республикакүләм чараларда чыгыш ясый, аңлатып сөйли.

Валентина Петровна баш киеме элементларын үзе дә тегә. Гаҗәеп мәләнчекләрне ул Мамадыш районы Дүсмәт авылы “Җиңгәчәйләр” халык ансамбле җыручыларына да әзерләгән. Әлеге авыл хатыннарының “баш бәйләү” рәвеше мондыйрак булган: иң әүвәл хатын кеше башына түгәрәк калаклы мәләнчек кигән, аннан соң чигәчә бәйләгән һәм өстән ефәк чукол япкан.

“Җиңгәчәйләр” ансамбле баш киемнәрен ошаткан. “Мәләнчек киеп, яулыкны күтәреп бәйләгәч, үзебезне бай хатыннары, я булмаса, патшабикәгә охшатабыз. Төрле чараларга баргач, чит кешеләрнең безгә карап соклануын сизәбез ”, - дип елмаялар җыручылар.

(Мәләнчек белән яулык бәйләгән "Җиңгәчәйләр" ансамбле)

Видеоязмада Валентина Петровна мәләнчек киеп, яулык бәйләргә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев