Мәләкәстән почтальон Любовь Асылгәрәева — һәр өйдә көтелгән кунак
Тукай районының Мәләкәс авылындагы яшәүче Любовь Асылгәрәева — почта җитәкчесе дә, хат ташучы да.
Интернет һәм электрон почта үсешенә карамастан, хәзерге заманда почта да кирәкле булып кала бирә. Кешеләр, элеккечә үк, хат язалар, посылкалар җибәрәләр, газета-журналларга язылалар. Тукай районының Мәләкәс авылындагы почта хезмәткәре Любовь Асылгәрәева белән сөйләштек. Ул үзенең туган авылы Мәләкәстәге почтада эшли.
— Декрет ялыннан соң эш караштыргалаганда, авылыбызның почта бүлегендә почтальон урыны буш икәне ачыкланды. Эшләп карыйм дип кенә килгән идем, инде ун ел үтеп тә китте. Бераз почтальон булып эшләгәннән соң, бүлек җитәкчесе китеп барды, аның урынында калдым. Башта бик курыккан булсам да, анысына да өйрәндем, әкеренләп кереп киттем, — дип сөйли башлады үзе хакында Любовь Николаевна.
Авыл халкы аны хөрмәт итә, газета-журналлар, хатлар алып килүен түземсезләнеп көтә. Любовь Николаевна — үз эшен җиренә җиткереп, авылдашларының җылы сүзен ишетеп эшләүче почта хезмәткәрләреннән берсе. Аның халыкка эчәр судай кирәкле хезмәтен күз алдына китерү өчен, бер эш көненә күз салыйк. Ул һәр көнне иртән, сәгать сигезгә почтага килеп, компьютерын кабыза, кеше җыелганчы, әзерлекне тәмамлый. Аннары, төрле хезмәтләр өчен түләү квитанциясе күтәреп, халык килә башлый, Любовь аларны кабул итә, заказлы хатларны ияләренә тапшыра. Газета-журналларны таратырга дип, олы сумкасына тутыра. Ә төштән соң, авыр сумкасын иңенә асып, авыл буйлап китә.
— Читенлекләре булса да, эшем бик ошый. Кеше белән аралашырга яратам. Почта таратып йөргән чакта авылдашларымның елмаеп каршы алулары, сөенүләре, хәл-әхвәл белешүләре күңелләрне күтәрә, йөрәккә май булып ята, — ди көннең беренче яртысында — җитәкче, икенче өлешендә хат ташучы булып эшләүче Любовь Асылгәрәева.
Авыл җирендә йорт эшләре дә җитәрлек бит.
— Без төп йортта үз әнием белән яшибез, мал-туар тотмыйбыз. Эш бар инде ул авылда, тырышсаң, барысына да өлгереп була. Мин үз эшемне авыл эчендә, башка күрше авылларга чыкмыйча гына башкарам. Әле бит берничә авылга бер генә почтальон булган яклар да бар. Кар-яңгыр яуганда да алар үз хезмәтләрен намуслы, вакытында башкарырга тиеш. Мин дә пенсия акчасы өләшкәндә, өйгә кичке сәгать җиделәргә генә кайтам. Ирем Зөлфәр үзе дә ерак юлларга йөрүче шофёр. Эше командировкалар белән бәйле. Шуңа күрә, арабызда эш буенча бернинди аңлашылмаучанлык, үпкә чыкмый", — дип, үзенең эше, гаиләсе турында сөйләүне дәвам итте ул.
Ире Зөлфәр белән алар өч бала үстерәләр. Олы кызлары Алина үзе дә тормышта. Ике оныклары да үсеп килә. Уртанчы кызлары Алсу Чаллы шәһәрендә флорист булып эшли. Төпчекләре — Алмаз җиденче класста укый.
«Дөресен әйткәндә, хезмәткәрләргә кушылган өстәмә эш әзрәк кыенлык китерә, соңгы елларда газета-журналларга язылучылар саны да кими бара. Заманасы шул, кешеләрнең күпчелеге «яңалыкларны интернеттан, телефоннан белеп барабыз», диләр. Ә мин үзем кулга газета тотып укуны күпкә яхшырак дип саныйм. Әнием Елизавета Назаровна бигрәк тә «Туганайлар»ның һәр санын көтеп ала. Әллә үзем почтада эшләгәнгәме, гаиләбез белән газета-журналлар укыйбыз. Безнең авылда халык бөтенләй газеталарга язылмыйм димим, язылучылар шактый. Кемнәр элгәредән газета-журналларны күпләп алдырган, алар һаман да шулай язылуларын дәвам итәләр, яратып укыйлар. Өйләренә алты-җиде газета-журнал китертүчеләр дә бар, — ди ул. Һәм, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, хезмәттәшләренә теләкләрен дә җиткерде. — Эшләрендә җиңеллек, уңышлар телим. Алар авыл кешеләре өчен бик кирәкле, мөһим хезмәт үтиләр. Әлбәттә, гаиләләрендә тынычлык, мәхәббәт өстенлек итсен, исән-сау булсыннар».
Чынлап та, хат ташучылар — мактаулы да, катлаулы да хезмәт ияләре. Почта сумкасында газета-журналлар йөртеп, авылдашларына шатлык өләшкән бәхетле мизгелләре дә, ә кемнәргәдер күтәргесез кайгы хәбәрен илтергә туры килгән авыр чаклары да була аларның. Җил-яңгырга, кар-буранга карамастан, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы, олы яшьтәге ялгыз авылдашларының cер сыяр ярдәмчесе булган почтальон — бүгенге көндә авылның тоткасы. Хат ташучылары булмаган авыллар да бар, әлбәттә, шуңа да почтальонлы авылларда бу игелекле һөнәр ияләренең кадерен белеп, хөрмәтләп яшәсен иде халык...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев