Мәләкәстә туганайлар җыелган
Өстәл артында кара-каршы җырлар яңгырады: кунаклар хуҗаларны, хуҗалар кунакларны мактады.
14 октябрь көнне Тукай районының Мәләкәс мәдәният йортында "Покрау киче" үтте. Керәшеннәр Покрау көнне кишер, чөгендер, кабактан Покрау тәкәләре пешерәләр. Иң матур киемнәрен киеп кунак каршылыйлар, аларны коймак, көзге уңышлар белән сыйлыйлар, җырлап-биеп бәйрәм итәләр.
– Без – "Питрау" халык фольклор коллективы да шулай эшләдек: иң матур киемнәрне киеп, Түбән Мәләкәстән килгән туганайларны "Җакын җуганнар" коллективын каршы алдык, өстәл янына чакырдык. Күршеләр дә буш кул белән килмәгән, өстәл сый-нигьмәтләрдән сыгылып торырлык булды, – дип уртаклашты "Питрау" ансамбльнең җитәкчесе Людмила Адамова.
Өстәл артында кара-каршы җырлар яңгырады: кунаклар хуҗаларны, хуҗалар кунакларны мактады. Бәйрәм такмак әйтешкә күчте, аннан аерым-аерым җырлаучылар да булды. "Питрау" коллективының ветераны Венера Вуклова кызыклы истәлекләрен, вакыйгаларын сөйләде.
Кичә "Алтын көз" дип аталган фотозона янында күмәк фото белән тәмамланды. Әле кунакларны озатканда да күңелле җырлар яңгырады.
Фото: Людмила Адамова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев