Мәләкәстә — яңгыр теләү йоласы
Тукай районының Мәләкәс авылы халкы, корылыктан туеп, 18 июньдә яңгыр теләү йоласы уздырды.
Яңгыр теләү йоласы (аны бездә Чүк итү дип тә әйтәләр) Мәләкәстә элек-электән сакланып килгән тәртип буенча үтәлә. Быел да, йола үтәргә бер көн алдан, Елизавета Минеева, Роза Васильева һәм Ольга Ананьева авылны йөреп, ризык җыеп чыктылар. Өч әби — Роза Семенова, Елизавета Минеева, Галина Калинина, Илья пагамбәрнең тәресен күтәреп, стадион янындагы кырга чыктылар, күкәйләрне җиргә куеп, Илья пагамбәрдән яңгыр сорап, теләк теләделәр.
Яңгыр сорау йоласы уздырыла торган урын үзгәрергә тиеш түгел. Элек-электән килгәнчә, ул түгем урынында оештырылды. Элек анда тимер станы булган, ә хәзер ул — авыл кешесенең бакча арты…
18е көнне иртәдән үк, авыл ветераннар советы председателе Михаил дәдәй Калинин, Иван дәдәй Нестеров, Валерий Фомин түгем урынына төшеп, печәнен чаптылар. Кәми Шура апаның улы Вячеслав Терентьев тагылма арбасына утын һәм барлык кирәк-ярак төялгән машинасын иртән үк шунда төшереп куйды. Күрше-тирәдән казаннар, самавырлар китерделәр.
Гадәт буенча, өч казан асылды, аларның икесендә — боламык, берсендә күкәй өйрәсе пешерелде. Ризыкны төп пешерүчеләр — Рафия һәм Шура түтиләр. Бездә боламык сөт, он һәм майдан пешерелә. Ә күкәй өйрәсе — күкәй белән сөттән, майдан. Йола буенча, бер казанны, бер-бер артлы, өч кеше болгатырга тиеш. Бу юлы Рафия һәм Шура түтигә Александра Иванова булышты.
Яңгыр теләү йоласында утызлап кеше катнашты. Алар табынга куярга тәм-том дә алып төштеләр. Сәгать 11дә боламык һәм күкәй өйрәсе пешкән, самавырлар кайнаган иде инде.
Роза Семенова Илья пагамбәрне даннау иманы укыды (сүз уңаеннан, безнең Галина Калинина белән Роза Петровна да чиркәүдә җырлап йөриләр). Роза түти иман укыганда барыбыз да басып тыңладык.
Моңа кадәр Илья пагамбәрне даннау иманы укучы дәфтәренә кулдан язылган килеш йөртелә иде. Былтыр Борды авылы хатыны Венера Утяшова аны кечкенә китап итеп бастыртып кайтарды. Моның өчен Мәләкәс халкы Венера Андреевнага рәхмәтле.
Боламык пешкәч, савытка салып, өч хатын-кыз — Галина Калинина, Марина Казанцева, Галина Борисова аны Мәләкәс елгасына алып төшеп агыздылар. Мәләкәстә моның да үзенең билгеле урыны бар. Чабата Мария түти «елга иясен бәхилләтеп, түгем ясый торган урын» дип, аны әллә кайчан ук күрсәтеп калдырган булган.
Күкәй өйрәсе пешергәндә, чи күкәйләрне салгач, аның калган кабыклары да түгем ясый торган урынга алып барып елгага агызыла. Күкәй кабыклары салынган табакны тоткан кеше елга агымына каршы баса да, баш очыннан елгага ташлый. Ул күкәйләр елга уңаена агып китә.
Роза Петровна иман укып бетергәч, түгәрәк табында изге теләкләр тели-тели, боламык, күкәй өйрәсе ашадык. Әле Галина Калинина «Атага, Улга, Святый тынга» дип әйтеп, кач ясаган хәрәкәтләр белән, һәрберебезнең битенә аруландырылган су да сибеп чыкты.
Моннан бер биш еллап элек кенә дә әле Мәләкәстә, яңгыр теләү йоласы үтәлгәндә, су сибешү гадәте бар иде. Урамнан үтеп булмый — коендыралар да коендыралар иде. Ә хәзер ул гадәт юк, онытылды инде.
Бу җәйдә җиргә сеңдерерлек яуганы булмады. Кичә иртән бераз тамгалап китте. Болытларга карый-карый көтәбез — яңгыр яуса, бер зур бәйрәм булыр иде, ичмаса.
Людмила АДАМОВА,
Мәләкәс мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев