Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәс авылы тарихыннан

Яр Чаллы шәһәреннән көньяк-көнбатышка таба 15 чакрым ераклыкта, мул уңышлы болын-кырлары, жырлы чишмәләре, хезмәт сөюче, тырыш уңган кешеләре белән дан тоткан Тукай районына керүче Мәләкәс авылы урнашкан.

1920нче елларга кадәр Мәләкәс Уфа губерниясенең Минзәлә өязе Бәтке волосте составында була. 1920нче елдан соң Минзәлә, 1922нче елдан ТАССРның Чаллы контоны, 1930нчы елдан Чаллы районы, 1976нчы елдан Тукай районы составында. Кайбер галимнәр әйтүенчә, «Мәләкәс» атамасы «мәлә» һәм «кәсә» дип аталган төрек-угыр кабиләләре этнонимыннан килеп чыккан. Авыл аксакаллары сөйләп калдырган риваятьләр буенча, якынча 500 еллар элек Мәләкәс урынында урманнан агып төшүче кечкенә чишмә буенда Чәде авылы булган. Авыл яныннан Бөгелмә шәhәреннән Алабуга каласына илтә торган үзәк юл үткән. Юлчылар чишмә янына тукталып, сусауларын баскан, ял иткән. Авыл исеме, имеш, юлчы урысларның чишмәне «Святая вода» дип атауларыннан «святы» сүзенең «чәде»гә үзгәрүеннән килеп чыккан. 1722, 1748нче елгы ревизияләрдә бу авылда ясаклы татарлар яшәве, ә инде 1762нче елда аларнын күрше Биклән Сарсаз авылына күчеп китүләре теркәлгән. Мәләкәс авылы архив документларында исә 1762нче елдан башлап телгә алына. Аларда Мәләкәстә ясаклы «иске» керәшеннәр яшәве әйтелә. Шул ук архив документларыннан Мәләкәскә беренчеләрдән булып Иван Федоров җитәкчелегендә Вятка өязенең Енбулаева Поченок авылыннан - 6 , Ак Поле – Андрева авылыннан - 4 һәм Югары Ибраш авылыннан -10 керәшен гаиләсе килеп төпләнүе билгеле.

1795нче елгы ревизиядә ике авыл - Чәде Мәләкәс hәм Түбән Мәләкәс теркәлгән. 1860нчы елларда Чәде Мәләкәс авылының исеме Югары Мәләкәскә, ә Түбән Мәләкәснеке Урта Мәләкәскә әйләнә. Урта Мәләкәс авылы 1882нче елда тарала. Күпчелек халык Югары Мәләкәскә Мәләкәс елгасының уң як ярына килеп урнаша, калганнары Җирекле авылына күченеп китә.

1888нче елны Алабуга шәһәренең купецлары акчасына Мәләкәс авылында Вознесение Господне чиркәве җиткерелеп, монда беренче дин әһеле (Священник) булып Георгий Макаров һәм псаломчы Сергей Васильев торган. Якын тирә авыллар шушы приходка беркетелеп, бу приходта барлыгы 2898 “иске керәшен” халкы санала. Хәзерге ЗАГС бюросы эшләрен ул чорда чиркәү башкарганлыктан, монда балаларның тууы, өйләнешүчеләр, үлүчеләр турындагы мәгълүматлар метрика кенәгәләренә теркәлеп бара.

Мәләкәстә чиркәү бинасы 1988нче елга кадәр, төгәл 100 ел тора. Совет чорларында чиркәү бинасы склад, соңрак башка авыллардан килеп укучы мәктәп балалары өчен интернат вазыйфасын үти. Бүгенге көндә авылда яңа храм төзелеп килә.

1868нче елда Алабуга купецы Дмитрий Иванович Стахеев ярдәме белән Мәләкәс авылында чиркәү яны мәктәбе эшли башлый. Василий Тимофеевич Тимофеевның кече энесе Игнатий Тимофеев укытучы булып билгеләнә. Мәктәптә балаларны язарга, санарга, дини тарихны, дини иман укырга өйрәтәләр.

1871нче елда бу мәктәптә барлыгы 40 укучы санала, укытучы итеп Филипп Гаврилов билгеләнә. Кыз балаларны Марина Сафронова, ир балаларны укытуда ярдәмче булып Андреев фамилияле кеше эшли. 1874нче елда Казаннан яңа укытучылар ирле-хатынлы Дмитрий Максимов белән Агафия Гаврилова җибәрелә.

Революциядән соң чиркәү яны мәктәбе башлангыч мәктәп булып кала.1924нче елга кадәр анда Назарий Денисов, ә 1924-1928 елларда ирле-хатынлы Сабанаевлар мөгаллимлек иткән. 1929нче елда авылда агачтан салынган яңа мәктәп ачыла. 1949нчы елда авыл мәктәбе җидееллык итеп үзгәртелә. Ə 1960нчы елларда ачылган яңа белем йорты урта мәктәп статусы ала һәм монда күп кенә тирә - юнь авыллардан балалар килеп белем ала башлый.

2004нче ел ахырында укучылар яңа белем йортына аяк бастылар. Мәләкәс мәктәбе киләчәктә дә җәмгыятебезгә чын шәхесләр тәрбияләр, дияргә ныклы нигез бар. Биредә мәгариф өлкәсендәге һәр яңалыкны «эләктереп алырга» гына торучы тәҗрибәле укытучылар белем бирә. Мәктәп базасында район сәнгать мәктәбенең рәсем, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең милли көрәш, хоккей бүлекләре ачылган. Белем йорты 2006нчы елда «Россиянең алдынгы мәктәбе» исеменә лаек булган. Мәктәптә Мәләкәс авылы тарихын, халыкның үткәнен чагылдырган туган якны өйрәнү музее эшләп килә.

Революциядән соң Мәләкәстән 9 хуҗалык аерылып чыгып урман буенда яңа авыл - Кырмыска авылы хасил була. Күмәкләшү елларында колхоз оештыру өчен иң кимендә 10 хуҗалык булырга тиеш дигән карар чыккач, Кырмыска халкы Мәләкәс, Калинин һәм Куян авылларына күчеп утыра.

30нчы еллар башында Мәләкәс авылында Ворошилов исемендәге колхоз оеша һәм аның беренче председателе итеп Василий Евсеев билгеләнә. Колхозчылар җирне ат, сыер җигеп сөргәннәр.Чәчүне кул белән чәчкәннәр, кул белән җыеп алганнар.

1950нче елда Ворошилов колхозы бетерелеп, 3 колхозны – “Яңа тормыш” (Яңа Җирекле авылы), “Калинин” (Калинино авылы) һәм “Ворошилов” (Мәләкәс авылы) исемендәге колхозларны берләштергән “Калинин”исемендәге колхоз ясала. Яңа колхозның председателе итеп Вуклов Дмитрий Поликарпович билгеләнә. 1999нчы елда колхоз Калинин исемендәге производство кооперативына әверелә, күп тә үтми 2000нче елда бу кооператив юкка чыгып, крестьян хуҗалык фермерлары барлыкка килә.

Мәләкәсне якын-тирә районнарның керәшен авылларын бергә җыйнап, милли җәүһәрләрне барлап торучы сәнгати үзәк дип әйтсәк тә, арттыру булмастыр.

1958нче елда Мәләкәстә Елга аръягы (Заречная) урамында бүрәнәдән яңа авыл клубы төзелә, аңа кадәр клуб бинасы итеп кечкенә генә бер йортны тоталар. Ә инде 1976нчы елда Үзәк урамда заманча итеп өр яңа мәдәният йорты төзеп куялар.

Элек-электән килгән матур гореф-гадәтләр “Питрау” фольклор төркеме оешкач тагын да күркәмрәк төсмер ала. Питраулылар тарафыннан “Питрау”, “Покрау”, “Нардуган”, “Май чабу” кебек борынгыдан килгән төрле бәйрәмнәр, уеннар, кичәләр үткәрелә.

Мәләкәс авылы илебезгә күп кенә данлыклы шәхесләр биргән авыл.

Еремеева Мария Сергеевна

«Калинин» исемендәге колхозның терлекчелек өлкәсендә күрсәткән фидакарь хезмәте өчен «СССРның Хезмәт Даны " ордены, «СССРның хезмәт батырлыгы өчен» медаленә лаек була.

Иван Алексеевич Еремеев –Санкт-Петербург каласында прокурор вазыйфасын башкаручы юридик фәннәр кандидаты, генерал. 2003нче елда "Татарстан Республикасының атказанган юристы ", “Россия Федерациясе прокуратурасының лаеклы хезмәткәре"

Ренат Григорьевич Терентьев - хәрби врач, запастагы медицина подполковнигы һ.б.

Бүгенге көндә Мәләкәс авыл җирлеге составында 5 керәшен авылы : Мәләкәс (административ үзәк), Иске Җирекле , Яңа Җирекле, Калинин һәм Куаклы. Авыл халкына мәдәният йорты, урта белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, библиотека, ФАП хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев