Мәләкәс авылы мәдәният йортында «Җон җазу» йоласын искә төшергәннәр
Буыннан буынга күчеп бара торган йола-бәйрәмнәр, гадәтләр бар.
Халык үткән юл, аның яшәеше тирән эз булып тарихта урын алган. Ләкин вакыт үтү белән кайбер йола-гадәтләр онытыла. Мәсәлән, бергә кич утырулар, аулак өйгә җыелулар онытылып бара. Шуңа күрә йолаларыбызны барлау, аларны киләсе буынга җиткерү эше мәдәният хезмәткәрләренә, өлкәннәргә, укытучыларга йөкләнә.
Күптән түгел авыл Мәләкәс авылы мдәният йортында «Питрау» халык фольклор коллективы белән кич «Җон җазу» йоласын искә төшергәннәр.
Онытылып бара торган " Җон җазу " йоласы хәтердә яңарту өчен уздырылды. Һәр йоланың үз вакыты, үз тәртибе бар. "Җон җазу" – кичен, эшләр азайгач, үткәрелгән.
Агачтан ясалган урындык, эскәмия куелган, аның өстендә каба, йон һәм орчык. Икенче якта әбиләрнең яшь чагында чиккән , бәйләгән әйберләре белән бизәлгән карават. Катнашучыларның барысы да эшли. Аларның кайсы бәйли, кайсы йон эрли, кайсы йомгакка җеп чорный, кайсы йон яза.
«Керәшеннәр элгәредән сарык асраган, чөнки сарык асрау итле дә, киемле дә иткән. Яз, көз сарык йонын алганнар, аның аерым кайчысы булган, гаиләдә һәркем үз кайчысы белән эшләгән. Көзге йон кыскарак була, шуңа аннан итек бассалар, язгы йон озын, шуңа аннан носки, бияләй, өс киемнәре бәйлиләр. Башта йонны язалар: тигәнәк, печән чүпләреннән аералар, аннан тарыйлар, аннан кабага куеп эрлилэр. Каба да аерым кешегә ясалган, кияүгә чыгасы кызның бирнәсендә каба була. Һәм ул каба буыннан буынга күчеп йөри. Каба янына орчык кирәк, орчыкны каен агачыннан ясыйлар, йон орчыкка җыела. Орчыкның төрлесе була, озынрак, кыскарак. Җеп эрли башлаганда уңайлырак булсын өчен орчык ташы киертәләр. Ике орчык эрләнгәч, ике орчыкның җебен бергә урыйлар. Ураган җепне каткыч белән каталар. Аннан шул җептән носки, бияләй бәйлиләр. Носкиларны сабынлап юып, сырлы бәләк белән басалар. Ныграк баскан саен йон кабара, утыра, агара. Менә шулай итеп җылы носки, бияләй килеп чыга.Эш уен-көлке, күңел ачу белән аралашып барды. Мондый өмәләрдә «Орчык бөтерү" уены уйналган. Анда әйләндереп җибәрелгән орчык кемгә карап туктап кала, шуңа җәза бирелә. Өмәдә катнашучылар шаулатып биеп алалар. Гармунда уйнаганга кушылып, керәшеннәрнең моңлы җыруларын җырлавы гына ни тора!
Халкыбызның бәйрәмнәре һәм күркәм гадәтләре алга таба да авылыбызның даны булсын. Элгәреге йола-гадәтләр бер-беребезгә киң күңелле, кунакчыл булырга, тәмле телебезне, уртак сыебызны җәлләмәскә, һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтылырга ярдәм итә бит”, – дип сөйләделәр Мәләкәс мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев