Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәс авыл җирлеге чаңгычылар командасы ярышта җиңде

Тукай районынында, чаңгы буенча Советлар Союзы Герое, разведчик Нурми Шәрипов истәлегенә район беренчелегенә оештырылган ярышта 23 авыл җирлегеннән һәм 7 оешмадан барлыгы 208 чаңгычы катнашты. Ярышта Мәләкәс авыл җирлеге чаңгычылар командасы өченче урынны алды.

Районкүләм ярышны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм, шулай ук, Советлар Союзы Героеның туганнан туган энесе Фәрит Шәрипов чыгыш ясады. Алар чаңгычыларга уңышлар һәм җиңү теләделәр. 

Новый поселогында уздырылган чаңгычылар ярышында районның мәктәп, авыл җирлекләре һәм оешмалар командалары арасында призлы урыннар аерым билгеләнде. Нәтиҗәдә, өч команда җиңү яулады, өчесе — икенче, ә тагын өчесе өченче призлы урынга лаек булды. Шул исәптән, Мәләкәс авыл җирлегенең чаңгычылар командасы да! Призлы урыннарны алучыларга грамота, акчалата премия тапшырылды.

Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев безнең редакциягә шул хакта хәбәр итеп, Герой якташлары белән хаклы рәвештә горурлануларын да җиткерде.

Сүз уңаеннан, Советлар Союзы Герое исеменә Нурми Шәрипов 19 яшендә лаек була. Сугышчан юлы 18 яшеннән башланган авыл егете Нурми кыска вакытлы курслар үткәч тә 53нче гвардия танк бригадасының разведка взводы командиры итеп билгеләнә. Курку белмәс егет үз командирын яна торган танктан алып чыга. Ә 1944 елның 21 июлендә, Шәрипов җитәкчелегендәге разведчиклар Лопушанка елгасын кичеп чыгып, кыйммәткә ия «тел» — немец офицерын кулга төшерәләр. Ул офицер биргән мәгълүматның Львов шәһәрен фашистлардан тиз арада азат итүдә әһәмияте зур була. Әмма разведка вакытында Нурми Шәрипов яралана һәм иптәшләрен «тел» белән безнең якка озатып, дошман һөҗүменә каршы тора, соңгы гранатасы белән аларны да, үзен дә юк итә... Ватан азатлыгы өчен үзен аямыйча дошманга каршы сугышкан Герой Нурми Шәриповны якташлары онытмый. Герой истәлегенә елның-елында районда чаңгы ярышы оештырылуы, анда олылар белән беррәттән, мәктәп укучыларының да катнашулары шул хакта сөйли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев