Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәптә төбәк тарихын өйрәнәчәкләр

Укучыларга күп милләтле илебез халкының рухи-әхлакый культурасы нигезләре өйрәтеләчәк.

Мәктәптә 7нче һәм 8нче класс укучылары өйрәнә торган Россия тарихы фәне 2025 елның 1 сентябреннән «Безнең төбәк тарихы» курсы белән тулыландырыла. Бу Россия мәгариф һәм фән министрлыгының шул хактагы боерыгы нигезендә эшләнә. 

«Безнең төбәк тарихы» курсы илебез халыкларының рухи-әхлакый культурасы нигезләрен үз эченә ала. Ул дәресләрдә укучылар илдәге халыкларның культурасы, тарихы, милләт ара һәм дин ара татулык, төрле халыкларның үзара хезмәтәшлеге һәм ярдәме турында да белә алачаклар. 

Укучыларда Россия дәүләт символикаларына, дәүләткүләм һәм этник кыйммәтләргә ихтирам уятуны күздә тоткан бу яңа курс илнең ныклыгы, киләчәге өчен дә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев