Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпләрдә хезмәт дәресләренә зур урын биреләчәк

Россия дәүләт думасы председателе Вячеслав Володин хезмәт дәресләренең мәктәпләрдә аерым программа нигезендә укытылырга тиешлеген әйткән

«Бүгенге көндә бездә хезмәт дәресләренең мөстәкыйль предмет булмавын истә тотып, законга үзгәрешләр кертү дөрес булыр. Хезмәт дәресе аерым программа буенча укытылсын өчен, аны мөстәкыйль итәргә кирәк», — дип белдергән Вячеслав Володин пленар утырышта.

Володин фикеренчә, «әгәр дә хезмәткә өйрәтсәң, киләчәктә баланың барысы да яхшы булачак»; эш сөймәгән очракта, «хәтта талантыңны да юкка чыгарырга һәм соңыннан вакытыңны диванда аунап уздырырга була».

Спикер, «мәктәптәге балалар, яшьләр эшләргә кирәклеге турында уйламасыннар» дип, хезмәт дәресләрен уку программасыннан алдыртып ташлау өчен кемнәрнеңдер барысын да эшләгәненә дә басым ясап киткән. Володин сүзләренчә, «бу балаларның үзләренә генә түгел, ә киләчәктә гаиләләргә дә, илебезгә һәм безнең демократиягә дә зыян китерәчәк».

Мәктәпләргә хезмәт дәресләрен кертү турындагы сөйләшү дәресләрдә кесә телефоннарын куллануны чикләү турындагы закон проектының беренче укылышы вакытында булган. Бу уңайдан, Володин балаларның смартфон белән мавыгып, хезмәткә, эшкә урын булмаган виртуаль дөньяда гына «яшәвен» дә искәрткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев