Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпләрдә хәрби хәзерлек дәресләре булачак

2024 елның сентябреннән югары класс укучыларына “Иминлек нигезе һәм Ватанны саклау” дигән предмет өйрәтә башлыйлар.

Бу «Иминлек нигезе һәм Ватанны саклау» (Основа безопасности и защита родины) дәресләре мәктәптәге ОБЖ урынына булачак. «РИА Новости» хәбәр итүенчә, Россия Дәүләт думасындагы "түгәрәк өстәл«дә мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарәсе департаменты башлыгы урынбасары Анна Тимофеева шул хакта сөйләгән.

Мәгариф министрлыгы боерыгы проектыннан күренгәнчә, «Башлангыч хәрби хәзерлек элементлары» курсларын мәктәпләрнең 10нчы һәм 11нче класс укучылары үтәчәк. Аңа Калашников автоматы белән эш итү кагыйдәләрен; РГД-5 һәм Ф-1 кул гранаталарын; коры җир гаскәрләре төре булган мотоукчы отделениесендәге БПМның коралланышын; хәрби техника өчен — һөҗүмнән саклану урыны, ә личный составка корылма-ныгытма төзүне; шәхси саклану чараларын өйрәнү дә кертеләчәк.

Башлангыч хәрби хәзерлек (НВП) дәресләре мәктәп программасыннан 1990 елда төшереп калдырылды. Ә аңа кадәр бу дәресләр укучыларда патриотик хис тәрбияләүдә зур урын алып торды. Дөрес, своет мәктәпләрендә укучы егетләр белән беррәттән, кызлар да хәрби сугыш техникасын һәм коралларын өйрәнделәр. Ә 2024 елда хәрби хәзерлек дәресләре керә башлагач, кызлар медицина хәзерлеге нигезләрен үзләштерәчәкләр. «Алар, беренче медицина ярдәме күрсәтү белән генә чикләнмичә, санинструктор, ягъни беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтү турында башкаларга да сөйли алыр дәрәҗәдә булырга тиешләр», — дип искәрткән Анна Тимофеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев