Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпләрдә белем алучылар укучы формасыннан йөриячәк

Мәктәп балалары өчен, озакламый, дәүләт тарафыннан расланган мәктәп формалары кертергә мөмкиннәр.

2024 елның икенче яртыеллыгында Россиядә мәктәп формасына кагылышлы ГОСТ барлыкка киләчәк. «Известия» газетасында хәбәр ителгәнчә, яңа стандарт буенча, укучының мәктәп киеменә һәм аңа карата катгый таләпләр булачак. Укучы кызлар һәм укучы малайлар киемнәре чыдам, һава уздыра һәм тирләтми торган табигый тукымалардан тегелгән булырга тиеш. 

Бер стильдәге укучы формасын блузка, жилет, пиджак, кардиган, джемпер, свитер, малайлар күлмәге, кызлар күлмәге, чалбар һәм шорты тәшкил итәчәк. Көндәлек мәктәп формасы белән беррәттән, тантаналы очракларда, бәйрәмнәрдә кия торганнары да булачак. Укучы формасы табигый тукымдан тегелсә дә, ул бөгәрләнмәскә тиеш. 

Мәктәптә укучы балалар өчен кием җитештерүчеләр үзләренең бу төр товарын маркировкаларга теләсәләр, яңа ГОСТ таләпләрен үтәргә тиеш булалар.

«Роскачество» оешмасындагылар әйтүенчә, бу төр стандартны кертүнең төп максаты — түбән сыйфатлы тукымалар куллануга юл куймау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев