Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпләр укучыларны көтә

Ата-аналарның мәктәп өчен кирәк-ярак алып, ә укытучыларның укучыларны каршы алырга әзерләнеп йөргән чоры. Сораулар белән, үзебезнең газетаны укучыларның кайберләренә мөрәҗәгать иттек.

Белем бирү йортлары, озын җәйге каникуллардан соң укучыларны янәдән кочагына алырга әзерләнә. Елның-елында күп кенә мәктәпләр, каникулга чыгу белән, ремонт эшләрен башлап җибәрәләр: кагу-сугу, буяу, яңа җиһазлар кайтарту, кабинетларны яңарту, мәктәп бакчасында да эш кайный... Мәктәпләр яңа уку елына әзерме? Авыл мәктәпләрендә укучылар күпме? Баланы мәктәпкә әзерләндерү кыйммәткә төшәме? Шул сораулар белән, үзебезнең газетаны укучыларның кайберләренә мөрәҗәгать иттек.

Светлана ПИТЕРКИНА, Яңа Чишмә районының Ленино авыл җирлеге башлыгы:
— Җәйге каникулда укытучылар һәм мәктәп эшчеләре көче белән мәктәптә ремонт алып барылды. Идәннәр, парталар буялды, класс бүлмәләре һәм коридорлар чиста итеп юылды. Азык-төлек блогына зур ремонт ясалды, җиһазлар яңартылды. Җәйге практикада укучылар мәктәп янын җыештыруда зур ярдәм күрсәттеләр. Укучылар чәчәк түтәлләрен карап, тирә-яктагы чүп-чарны җыеп, сукмакларны себерделәр. Шулай ук, мәктәп янындагы үләннәрне чалгы белән чабып, җыеп алдылар. 

Лиана КАПИТОНОВА, Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы мәктәбе директорының уку-укыту буенча урынбасары:
— Мәктәп укучыларны кабул итәргә әзер дә дип әйтергә була. Махсус комиссия мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген бәяләде. Территориянең чисталыгын, тәҗрибә участогында яшелчәнең ничек үстерелгәнен дә карадылар. Ремонт тәмамланып килә. Бу эшне барлык укытучылар бергәләп башкарабыз, бөтен җирне юып, чистартып, Белем көненә әзерләнәбез. Җимеш һәм чәчәк бакчасын да укытучылар һәм укучылар бергә үстерәбез. Мәктәптә 2022 елда капиталь ремонт булды, шуңа күрә ул яктан быел күпкә җиңелрәк. Быел 1нче класска бер бала (малай) киләчәк. Балалар саны кими бара шул. Яңа уку елында 40 бала белем алачак. Мәктәптә 16 укытучы эшли, 6сы — 35 яшькә кадәргеләр. Димәк, мәктәп яшәрә, яши.

Владимир КУЗНЕЦОВ, Мамадыш районының Җөри авылы мәктәбе директоры:
— Кайчандыр гөрләп торган Җөри мәктәбендә, яңа уку елында нибары 26 укучы булачак. Кызганыч, 1нче класска керүче юк. Мәктәптә 2015-2016 уку елындагы капиталь ремонт барышында җиһазлар, түбәләр, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды. Шунлыктан, быел, укытучылар көче белән, бераз яңартып кына чыктык: берничә класс бүлмәсе һәм беренче, икенче катлар тулысынча буялды. 

Август урталары җитүгә, укучы балаларны мәктәпкә әзерләү ата-ананың баш бәласенә әйләнә. Ай ахырына таба кибет киштәләре бушап кала, кирәклесен табу авыр була. 

Лидия КАРАМЗИНА, Мәләкәс авылы клубы җыештыручысы:
— Ирем Вячеслав белән 3 бала тәрбиялибез: 2 малай, 1 кыз. Кечкенә улыбыз быел 7нче класска бара. Быел, кимендә, 20 мең сум китәр дип уйлыйм. Ел саен яңа костюм, аяк киеме, кроссовка, рюкзак алабыз. Әле бит китап-дәфтәр, ручка ише вагы-төяге дә бар. Иң мөһиме, исән-сау булып, тырышып укысын гына улыбыз. 

Ульяна ЧЕРНОВА, Алабуга шәһәрендәге «Университет» мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:
— Быел улыбыз Тимофей 1нче класска бара. Уку елына әзер дип әйтсәк тә була. Мәктәп формасы, аяк киеме 10 меңгә төште. Без барасы «Адымнар» мәктәбенә махсус киемнәр тегә торган кибет бар. Шунда 1,5 сәгать чират торып, кием-салым алдык. Мәктәп формасына кагылышлы таләпләр дә бар: аяк киеменең табаны ак булуы шарт, яшел галстук, билгеле бер төстәге футболка. Әле алай да аласы әйбрләр бар, физкультура дәресе өчен форма 3-4 меңгә төшәр. Баланы мәктәпкә җыендыру кесәгә яхшы гына «суга». Бәяләр шаккаткыч! КФУның үзем укыта торган «Университет» мәктәбе профкомы улыма мәктәп өчен кирәк-ярак тулы рюкзак бүләк итте. 

Алсу БОРИСОВА, Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәкле балалар дәваханәсе шәфкать туташы:
— Баланы мәктәпкә җыю ягыннан быел мин инде «опытная». Кызыбыз Милена 2нче класска бара. Нәрсә һәм күпме кирәген беләм. Аны мәктәпкә әзерләү узган ел белән чагыштырганда очсызгарак төште, 15 мең тирәсе. Ул «Адымнар» мәктәбендә укый. Форманы, ел саен шул мәктәп өчен киемнәр тегә торган кибеттән алабыз. Сарафан — 2400 сум, блузка — 2500 сум, 1 колготки — 300 сум (әле аны да берничәне алырга кирәк). Кием-салымга гына 10 мең тирәсе китте. 2 елга җитсен дип, рюкзакның яхшысын алырга тырышабыз. Сумкаларны тутырып куйдык. Яңа уку елын көтәбез.

Күргәнебезчә, белем учреждениеләре бөтен таләпләргә җавап бирерлек җитди әзерлек белән укучыларны көтә. Алар өчен тиешле уңай шартлар тудырып, белем һәм тәрбия бирергә әзер. Уллары, кызлары мәктәптә укучы ата-аналар да тырыша. Моннан берничә ел элек, мәктәпкә баручы бер баланы әзерләндерү өчен 10 мең сум җитсә, хәзер бәяләр чагыштырмача үзгәрде. Күп балалы гаиләләрдә бер айлык хезмәт хакы да җитмәскә мөмкин. Яңа уку елы уңышлар һәм якты тәэсирләр генә алып килсен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев