Мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләүнең бердәм принциплары кертеләчәк
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә «Талант һәм уңыш» фонды һәм төбәк хакимияте белән берлектә 2024 елның 1 мартына кадәр Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләүнең бердәм принципларын эшләргә кушты.
Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Җавап итеп премьер-министр Михаил Мишустин, «Талант һәм уңыш» фонды җитәкчесе Елена Шмелева һәм төбәк хакимиятләре билгеләнде.
Путин, шулай ук, 2024 елның 1 апреленә һәм 1 ноябренә кадәр сәнгать һәм спорт әзерлеге өлкәсендә өстәмә һөнәри программалар үзләштерүчеләргә гомуми белем алу өчен шартлар тудыру буенча тәкъдимнәр кертергә йөкләде. Җаваплы итеп Мәгариф министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм Спорт министрлыгы башлыклары, шулай ук «Талант һәм уңыш» фонды җитәкчелеге билгеләнде, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев