Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәп товарларына бәяләрне чикләргә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мәктәп товарларына бәяләрнең максималь мөмкин булган дәрәҗәсен билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган.

Шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә мондый товарларга чыгымнарны субсидияләү мөмкинлеген карау да соралган, дип яза РИА Новости. 

 –  Мәктәп товарларына, бигрәк тә 1 августтан 1 ноябрьгә кадәрге чорда, бәяләрнең максималь дәрәҗәсен билгеләү мәсьәләсен карарга, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына әлеге мәсьәләне контрольгә алырга, шул исәптән күрсәтелгән товарларга бәяләрнең үзгәрүен даими мониторингларга тәкъдим итәбез... Гражданнарның ташламалы категорияләре, шул исәптән инвалид бала тәрбияләүче яисә баласын (балаларын) ялгызы тәрбияләүче ата-аналар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ярдәм чараларын камилләштерү мөмкинлеген карарга кирәк, дип саныйм, – диелгән мөрәҗәгатьтә. Бу хакта «Шәһри Казан» яза. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев