Мәктәп һәм балалар бакчалары яңа уку елына әзерләнә
Бу көннәрдә Кукмара районы башкарма комитеты каршында оештырылган, мәгариф идарәсе җитәкчеләреннән һәм белгечләреннән торган тармак-ара муниципаль комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә.
Алар районның Үрәсбаш авылы балалар бакчасында да булганнар.
Барлык мәктәп-бакчалар да яңа уку елына әзерләнүгә җитди карый.
Мәктәп коллективлары да, укучылар да моның өчен тырышып әзерләнә. Комиссия җиңүчеләрне билгели. Алар укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышында игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәк.
Тырышып уку һәм укыту, балаларга белемм һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыл яшәсен өчен мәктәп, балалар бакчасы булуы гына түгел, күп итеп балалар туу да кирәк. Шулай булгач, яшь гаиләләр авылда төпләнеп калсын да, якты дөньяга сабыйлар аваз салсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев