Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәгариф өлкәсендә эшләүче карендәшләребезнең хезмәте бәяләнде

Август киңәшмәсе кысаларында лаеклы хезмәтләре өчен укытучыларны бүләкләделәр.

Алабуга институты каршындагы мәйданда район башлыгы Рөстәм Нуриев тантаналы рәвештә озак еллар укытучы булып эшләүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды. Алар арасында Алабуга шәһәрендәге «Университет» мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ульяна Чернова да бар. 

Шулай ук, Мамадышта узган август киңәшмәсендә Албай авылы балалар бакчасы җитәкчесе Геннадий Мишуринга мәгариф системасына саллы өлешен керткән һәм үсеп килүче буынга тәрбия биргәне өчен, Мамадыш районының мәгариф бүлегенең Грамотасы тапшырылды. Ул 20 елдан артык Албай мәктәбендә информатика һәм математика укыткан.

Мамадыш районының Никифорово авылы мәктәбенең математика укытучысы Тамара Максимова, Дүсмәтнең башлангыч класс укытучысы Светлана Семенова «Мәгариф өлкәсендәге хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Дүсмәтнең «Тәңкәләр» ансамбле җитәкчесе Зоя Ахмадиевага рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, милли традицияләрне торгызу, шулай у Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси казанышлары өчен  күкрәк билгесе бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев