Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Людмила Белоусова: "Бу – бер республика, бер ил генә түгел, бөтен дөнья фаҗигасе"

Кариев театрында "Микулай" моноспектакленең премьерасы булды. "Туганайлар" журналисты тамашачыларның фикерләрен белеште.

 Людмила БЕЛОУСОВА, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге директоры:

– Бу – республика, ил генә түгел, бөтен дөнья фаҗигасе. Шул ук ялгызлык фаҗигасе. Авыллар бетү, телләр бетү, нигез кору проблемасы. Керәшен авылының, керәшен кешесе язмышы булгач, без, керәшеннәр, моны аеруча авыр кабул итәбез.  Микулай ролендәге Олег Фазылҗанов –  үзебезнең кеше. Керәшеннең җанын, күңелен аңлый  торган кеше буларак, керәшеннәрне  яратып та, шушы фаҗигане йөрәге аша үткәреп тә уйнады, дип уйлыйм.   

Минем уемча, драматург Мансур Гыйләҗев “Микулай” монопьесасын әтисе истәлегенә дип язгандыр, моны аның алдындагы рухи бер бурычы дип санагандыр. Әтисе Аяз Гыйләҗев – Багражда туып-үскән кеше. Мансур да  шул авылда уйнаган, үскән бала. Аның әтисе  керәшеннәргә гомер буе мәдхия җырлады, гомер буе рәхмәтле булды. Автор бу проблеманы юкка гына күтәрмәгәндер.  

  Нагайбәкләрнең җырлары урынына спектакль барышында Баграж яклары җырулары да бирелсә, отышлырак булыр иде, минемчә. Вакыйга шул якларда бара бит.... 

Фирая Моратова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев