Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуар: “Мин башорам туфрагыма: кичер, димен, кичер”

Шагыйрә Луиза Янсуар (Луиза Николай кызы Шарова) 1981 елның 13 августында Татарстан Республикасы Питрәч районы Кәвәл авылында дөньяга килгән.

«Нахактан, яладан курыкма, кызым, андый чакта туфрак белән үләннәргә, йә карларга башор...»
Ике керәшен карчыгы – Кибәч әбием белән Янсуар әбиемнең сүзләре.

1
Мин башорам туфрагыма:
Кичер, димен, кичер.
Әбелхәят чишмәсеннән
Изге сулар эчер.

Җаннарыннан яланы ю,
Учларыннан - канны.
Гөләпләрнең керфегенә
Саркып... яшем тамды.

Мин башорам карларына
Шәһәремнең - ап-ак.
Кайда калды чиге, белмим:
Ни хак? Нәрсә гөнаһ?

Үләннәрнең сулышына
Кушыла да тыным,
Тыңлап торам азан моңын,
Һәм чаңнарның чыңын.

2
Сакал белән җир себереп,
Тик җәяүле буран
Уза шомлы урамнардан...
Таный алмый торам:

Кемнәр монда Ил анасы?
Ил агасы - кемнәр?
Ташларына учым куям:
Җылы тик... каберләр.

Ә ватанда сөякләргә
Үтеп исә... зәһәр.
"Белмәвегез хәерледер...
Шундый бездә хәлләр..."

3
Кая җанын апкайтасын
Бәндә онытканда,
Кичке Күктән, күз дә алмый,
Зур Җидегән бага.

Карыйсыз күк сез, елмаеп:
"Сабыр бул, - дип, - бала..."
Әбелхәят чишмәсеннән
Терек сулар ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев