Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лиза Федорова күңел хисләрен шигырьләргә сала

Кукмара районының Үрәсбаш авылында яшәүче Лиза Федорова табигать бүләге булган талантка — шигырьләр язу осталыгына ия.

Язмыш кемнәргәдер башкаларның күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләр язу сәләте бирә. Юк, алар шагыйрь дә, язучы да түгел. Ә безнең янәшәдәге гап-гади кешеләр, гадәти һөнәр ияләре. Кукмара районының Үрәсбаш авылында яшәүче Лиза Федорова да башкаларыбыздан берни белән дә аерылып тормый. Әмма бу беренче карашка гына. Ул табигать бүләге булган талантка — шигырьләр язу осталыгына ия. 

Лизаның үзе дөньяга килгән Кызыл Тау авылына багышланган шигырьләре дә бар. Мәктәпне тәмамлагач, сатучы һөнәрен үзләштереп, Үрәсбашка эшкә килә Лиза. Авыл егете Владимир белән гаилә корып, ике бала үстерәләр. Аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына аяк бастыралар. «Киленкәем» дип кенә дәшүче Иван дәдәй дә Лиза белән Владимир тәрбиясендә яшәп, риза-бәхиллеген биреп китә. Хәзерге вакытта каенанасы Анный түтине олылап яшиләр. Бергәләп оныклар сөяләр. Лизаларның йорт-җире җәйләрен, үз күңел хисләре шикелле, берсеннән-берсе нәфис чәчәкләргә күмелә. 

Икьтисадчы булып эшләүче Лизаның тормышны яратуы, үз балаларын, ирен һәм каенанасын хөрмәтләве шигырьләрендә дә чагыла. 
«Дуслыгыбызга 32 елдан артык. Авыр вакытларда бер-беребезгә ярдәм итеп, сөенечләребез белән уртаклашып яшибез. Еллар дәвамында сыналган дуслыктан да кадерлесе юк. Лизаларга керсәң, үзеңне әкияти дөньяда итеп хис итәсең. Чисталык, пөхтәлек булган бу кунакчыл йорттан туганнар, дуслар өзелми. Бер минут та тик торганы юктыр кебек тоела дустымның. Шигырьләр, бәетләр ижат итәргә каян вакыт табадыр дип гаҗпәләнәм», — дип сөйли Үрәсбаш авылы балалар бакчасы җитәкчесе, редакциягә Лизаның шигырьләрен юллаган Любовь Павлова. 


Бәхет җыры
Төннәр якты булыр идеме соң,
Йолдызы һәм ае булмаса.
Көннәр дә төнгә охшар иде,
Күктә кояш көлеп тормаса.

Агачларда бөре уянырмы,
Яз җилләре сыйпап исмәсә.
Басу-кырлар ямьгә төренерме,
Игеннәре шаулап үсмәсә.

Диңгезләрнең көче күренерме
Дулкыннарын ярга ишмәсә.
Сизәрсеңме табигатьнең ямен,
Күңел күзең күрә белмәсә.

Нык булырмы кыя, әгәр ташкын
Ярларга кагылып узмаса.
Мин бәхетне нидә татыр идем,
Улым белән кызым тумаса...

Авылыма
Су буенда, тал-тирәктә
Җәен кошлар сайраша.
Сокланып карыйм авылыма,
Сызылып таңнар атканда.

Һәр урамы һәм урманы
Күңелемә бик якын.
Тәпи атлап киткән авылым,
Яшә һәм ямьлән тагын.
Лиза ФЕДОРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев