Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Барсукова: “Гаиләм мирасын кулга алып әти-әни, әби-бабай җылысын тоям, яшәү көче алам”

Зәй районының Әхмәт авылыннан Людмила Барсукова гаилә мирасын ядкарь итеп саклый.

Мирас дигәнне ишеткәч күп кешенең күз алдына матур йорт, бакча, машина һәм тагын ниндидер кыйммәтле әйберләр килеп басадыр. Ә менә без, беркатлы авыл балалары өчен ул, әти-әнидән калган, йөрәккә якын, аларны кулга алгач күңелгә рәхәтлек, җылылык, көч бирә торган гади әйберләр.

Әнием, килен булып төшкәндә, үзен тәрбияләп үстергән әбисен дә калдырмый. Әнигә — әбисеннән, ә безгә әнидән күчкән мирас — Библия китабы. Ул минем өчен бик кадерле. Аның өйдә саклануы — гаиләгә тынычлык, иминлек китерә.

Әтиебез бик оста куллы кеше булып, белмәгән эше юк иде: капкалар, тәрәзә наличниклары ясады, каз оялары үрде, итекләргә матур итеп олтан салды. Ә җәй буе печән чаба иде... Аның берничә эш коралын үземдә бик кадерләп саклыйм.

Тагын бер кадерле мирас — элекке үлчәү. Мин аны, әнием шикелле үк, күз карасыдай саклап тотам.

Шулай ук, әни сандыгында сакланган һәм бер дә киелмәгән хатын-кыз итеге бар. Әниемнең Петр дәдәсе хәрби хезмәттәге полковник иде. Ул хезмәте буенча бик күп илләрдә — Венгрия, Чехословакия, Африка илләрендә була. Кунакка кайтканда да әниемә бик күп матур киемнәр алып кайта торган булган. Әнигә дәдәсе Чехословакиядән җибәргән үкчәле матур итек — хәзер миндә. Ул аны, бер дә кимичә, гомер буе сандыгында саклады.

Әнием ашларда, туйларда бик матур җырлый иде. Туйда кодалар белән кара-каршы җырлый торган җырларны, матур почеркы белән, дәфтәр битенә язып куйган. Әле аның бик күп такмаклар язылган дәфтәрләре дә бар. Подгорный көенә кара-каршы матур такмаклар әйтешеп бииләр иде. Әни генә түгел, әти дә яшь чагында блокнотка шигырьләр күчергән.

Бу мирасны бездән соң балаларыбыз да, шулай сакласын, кадерләсен иде дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев