Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Адамова: «Кулымдагы әбиемнән калган беләзеккә язучы Мөхәммәт Мәһдиев тә игътибар итте»

Беләзек — кулга (кул чугы белән беләк арасына) киеп йөртелә торган әйбер, бизәнгеч, ювелир эшләнмә. Күп кенә дөнья халыклары арасында палеолит чорыннан ювелир әйбер, эшләнмә буларак билгеле.

Борынгы заманнардан килгән көмеш алкалар, муенса, беләзекләр, чулпыларга мода кире кайтты дисәк тә, ялгыш булмас. Күп гаиләләрдә үзләре өчен кадерле булган, буыннан-буынга сакланып килгән истәлекле әйберләр бар.

Шундый беләзек турында безгә Тукай районының Мәләкәс авылыннан Людмила Адамова сөйләде:

“Беләзеккә ничә ел икәнен төгәл әйтә алмый, бик борынгы инде ул. Аны әбисенең әбисенә, 16 яшенә бүләк итеп, әтисе тәңкәләрдән ясаткан булган. Әбисе сөйләве буенча, элек каяндыр килеп, авылдан-авылга  йөрүче осталар шундый затлы бизәнү әйберләре ясап бирә торган булганнар. Үлкә әбием 100 яшенә кадәр яшәде. “Бәхетле кеше бәйрәмдә туа, изге кеше бәйрәмдә чын дөньяга күчә” дигән әйтем бар. Әбием Казанскийда туган, Покрауда бу дөньядан китте, – дип үзенең хатирәләре белән уртаклашуны дәвам итте Людмила Адамова.

–  Ул нәселдән-нәселгә күчә торган беләзекне миңа биреп калдырды. Аның үзенә дә ул беләзек әбисеннән калган. Мин аны кече кызымның кызына калдырырга тиешмен.  Мин аны яшьтән үк, бер дә салмыйча киям.

Университетта укыганда укытучыбыз, язучы Мөхәммәт Мәһдиев тә бу беләзеккә игьтибар иткән иде. Каян алуым хакында сорашты. “Беркайчан да салма беләзегеңне, ул сине чирдән, явыз күздән саклаячак”, – дигәне гел истә.

Икенче беләзек Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында яшәгән Валентина Ефимованыкы. Беләзек 1928 еллардан бирле сакланып килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев