Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Любовь Родионова: «Туганайлар» газетасыннан аерылырга язмасын

Саба районының Лесхоз поселогындагы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесеннән хат алдык.

Редакциябезгә хатлар күп килә. Берәүләрендә газетабыз турында фикерләр, теләкләр язылса, икенчеләрендә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булгалый. Шундый хатларның берсен без Любовь Родионовадан алдык. Ул Кукмара районының тырыш халкы белән дан тоткан Үрәсбаш авылында туып-үскән. Унынчы классны тәмамлаганнан соң, үзе укыган мәктәптә укытучы булып эшли башлаган. Шушы көннән башлап, үзенең чын мәгънәсендә укытучы икәнлеген аңлап, гомеренең кырык елын мәгариф өлкәсендә хезмәт итүгә багышлаган. Түбән Кама педагогия училищесын тәмамлаган. Бер ел шәһәрдә эшләгәннән соң, үз районының Сәрдәвеч авылы егете Сергейга кияүгә чыккан һәм яңадан авыл җирендә яши башлаган. Баштарак күрше авыл мәктәбендә укыткан. 1992 елны Саба районының Лесхоз бистәсенә күченгәннәр. Хәзерге вакытта да шунда гомер итәләр. 2010 елга кадәр укытучы, ә аннан соң, бүгенгә кадәр «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияче хезмәтен башкара. Ире белән ике малай тәрбияләп үстергәннәр, ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып эшләүче Артемның үз гаиләсе, өч улы бар, ә кечесе Артур автошколада инструктор булып эшли.

«Керәшен сүзе» чыга башлауга — шул газетага, аннан, бер ел да калдырмыйча, «Туганайлар»га язылам. Үз газетабызны түземсезлек белән көтеп алам, һәр санын туплап җыеп барам.

Керәшен газетасы безнең чын дустыбыз дисәк тә дөрес булыр. Чөнки, ул безне күп нәрсәгә өйрәтте, күп нәрсәгә чакырды, үз-үзебездә ышаныч уятты. Элек без читенсенебрәк торсак, хәзер кыю итеп «без керәшеннәр» дия алабыз. Безне белмәгәннәр күп, андыйларга аңлатырга туры килә иде.

Мин үзем Кукмара районының Үрәсбаш авылында туып-үстем. Балачакта күңелгә үтеп калган бер кызыклы хәлне дә искә алып үтим әле. Мәктәптә төрле авыллардан килгән балалар укыды. Безнең, керәшенчә итеп, тәтәй-нәнәй дип сөйләшүебез татар балаларына кызык тоелгандыр, күрәсең, «тәтәй» дип матур уенчыкка гына әйтәләр, дип көләләр иде алар. Моңа үземчә нәтиҗә ясый идем: мин тәтәемне нык яраткан кебек, уенчыкларын яраталардыр. Ә читтә укыганда, башкалар янында, без дә әти-әни дияргә тырыштык. «Туганайлар»ны укый башлагач, күп якта мондый матур сүзләр барлыгына, боларның чын керәшенчә икәнлегенә төшендем.

Газета аша үзебезнең яшәешне матурладык. Газета ярдәме белән, үзебезнең бик күбәү икәнлекне, дөньяның төрле төбәкләрендә дә керәшеннәр яшәвен белдек. Ак белән караны аера башладык, моңарчы дәрт булса да дәрман юк иде. Иманнарны, бәйрәмнәрне белми идек. «Туганайлар»ны укуым нәтиҗәсендә, күптән түгел бер хыялымны тормышка ашырдым: өйдә тәре почмагы булдырдым.

Газетада басылган язмаларны дусларыма, танышларыма җибәрәм, анда бирелгән иманнарны бәйрәмнәр вакытында укыйм.

Сезгә бер үтенечем бар: дөньяда үлем-китемсез булмый, шуңа күрә чумылган һәм чумылмаган кешене җирләү тәртибен аңлатып, «Белемнек» битендә язма бастырсагыз иде.

Газетага озын гомер телим. Алда да файдалы мәгълүматлар чыгып торсын. «Туганайлар» — безне агарта, белем бирә торган газета. Аннан аерылырга язмасын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец апам