Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лилия Васильевадан керәшен тәбәсе рецепты

Лилия Васильева Балтач районының Югары Субаш авылында яши.

"Керәшен тәбәсен пешерә белү - безнең якның элек-электән килгән бер матур йоласы ул",.–  диләр Субашлылар. Ә Лилия Васильева пешергән тәбә иң тәмлеседер.

"Уртача зурлыктагы таба өчен 300 грамм сөт, 5-6 йомырка, 25 грамм чи чүпрә, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 4 аш кашыгы сыек май, 500 грамм он, 250 грамм сыер мае, 1 кап көпшәкләндергеч (разрыхлитель) алына.

Сөтне аз гына җылытып, чүпрә, шикәр комы салабыз. Йомыркаларны әйбәтләп туглап, тоз, сыек май, онны сөткә салып, куе сөт өсте (каймак) хәленә килгәнче камыр ясыйбыз. Бер сәгатькә кабартырга куябыз. Кабарган камырга көпшәкләндергеч өстәп, җайлап кына болгатабыз һәм тагын җылытылган табага салып кабартабыз. 15 минут тирәсе.

180-200 градуска кадәр кызган мичтә пешерәбез. Кызарып, кабарып пешкән тәбәбезне шакмаклап кисеп, өстенә эретелгән сыер мае сибәбез. Май күп кирәк", .– дип рецепт белән бүлеште ул.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев