Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лилия Тихонова: «Балалар бит безнең киләчәк өметләребез»

Лилия Алексеевна — бүгенге көндә Зәй муниципаль районының эшкуарлар советы рәисе.

Төрле юнәлештә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барырга да, гаиләсендә уңган хатын, сөекле әни булырга да, йорты бакчасын гөл-чәчәкләргә күмәргә дә, районкүләмендәге иҗтимагый эшләр уртасында кайнарга да өлгерә ул.

Лилия Алексеевна — бүгенге көндә муниципаль район эшкуарлар советы рәисе. Алар тормыш иптәше Николай Тихонов белән төсле металл, төзелеш тармагы, йөк күчерү, күчемсез милек буенча эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баралар. Бер үк вакытта районкүләмендә спорт, мәдәни чараларны оештыруга, мохтаҗларга булышуда хәйриячелек ярдәме күрсәтүгә игътибарлылар, элекке Аллаһ йортларын — чиркәүләрне халыкка кайтаруда да күп эш башкаралар. Алар — махсус хәрби операция кысаларында гуманитар ярдәм оештыру чараларында башлап йөрүче эшмәкәрләрнең берсе. Медикаментлар белән булсынмы, үз металл базаларында тимер мичләр ясап фронтка озатумы, олы йөк машиналары белән гуманитар ярдәмне урынга илтүме — Тихоновлар һәрчак алгы сафта. Лилия ханым исә быел «Зәй офыклары» газетасын күпләп физик мөмкинлеге чикләнгән райондашларыбызга яздырып та бүләк ясады.

Лилия — үзе төп Зәй кызы. Ул шәһәрнең 6нчы мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, эчке эшләр органы юнәлеше буенча урта һөнәри уку йортын тәмамлый һәм 1999 елда Казан химия-технология институтына инженер-технолог белгечлеге буенча укырга керә. Николай белән танышулары да студент елларында була. Каникулга туган шәһәренә кайткан кызны машинасына утыртып өенә озатып куйган егет аның йөрәк түренә кереп урнаша.

Баксаң, ул да КХТИ студенты икән. Бер ел эчендә алар мәхәббәтләренең ныклыгына инанып, чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. Лилия дә, Николай да өч балалы ишле гаиләдә үскәнгәдерме, алар үз гаиләләренең дә ишле булуларын телиләр. Олы уллары Сергей — әти-әнисе белгечлеген дәвам итеп КХТИ студенты, уртанчылары Вера 6нчы мәктәпнең унынчы сыйныфында бик яхшы билгеләренә генә укый, киләчәктә финанс белгече юнәлешен сайларга тели, ә иң кечесе Иван бишенче сыйныфта, шулай ук уку отличнигы, ул музыка мәктәбендә аккордеон сыйныфында, хоккей, шахмат буенча шөгыльләнә, өстәмә рәвештә инглиз телен өйрәнә.

— Балаларның гаиләдә тудырылучы барлык уңай шартларга рәхәт чигеп кенә яшәве яклы түгел без. Шуңа да кайсының нинди юнәлештә талантлары бар — шөгыльләнсеннәр, алар бит безнең киләчәк өметләребез. Һәр уңышларына чын күңелдән куанып яшибез. Олы улыбыз инде җәйге каникуллар чорында безгә эшмәкәрлек эшчәнлегендә ныклап ярдәм итә, —ди, елмаеп, әни кеше.

Лилия үзе тырышлык куеп яшәү рәвешен әти-әнисеннән, иренең ата-анасыннан сеңдерсә, хәзер бу сыйфатларны балаларына күчерү яклы.

Студент елларында ук кыз инженер-технолог белгечлеге белән беррәттән, читтән торып, «Дәүләт муниципаль идарәсе» факультетын да тәмамлый. Моның белән генә канәгатьләнмичә, Казан дәүләт университетында идарәче кадрларны өстәмә әзерләү махсус программасын үтә. Алган белемнәр эзсез югалмый: Лилия ханым 2005 елдан башланган гаилә эшмәкәрлек эшчәнлегендә финанс ягын алып бара, акрынлап тупланган тәҗрибә эре бизнес-проектларга курыкмыйча алынуга китерә. Алай гына да түгел, Зәй эшмәкәрләр советы белән җитәкчелек итеп, башка эшкуарларга да яңа программаларга кереп эшләүне аңлатуда ярдәм итә. Сезнең уңышларның төп сере нәрсәдә, дигән сорауга ул:

— Гаиләбезнең ныклы булуында, чөнки йортыңа кайткач тыныч күңел белән ял итә алмасаң, зур эшләргә энергия җитмәс иде. Ирем Николайны тормыш юлымда очратып, бер сукмактан атлавыбызга бик шатмын. Ул — миңа гаиләбездә дә ныклы терәк, хезмәтебездә дә яхшы, ышанычлы партнер, — ди.

41 яшендә туган җирендә аягында нык басып торучы бизнес-леди була алуны дәлилләгән Лилия Алексеевна яшьләргә дә үрнәк булып тора. Чөнки хезмәт сөйсәң, шәһәр кечеме, эреме — аермасы юк.

«Районыбызда эре проектларны тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр дә җитәрлек. Разиф Кәримов җитәкчелегендә эш башлаучыларга уңай шартлар тудыру көн үзәгендә. Туган җиремне дә, яраткан хезмәтемне, гаиләмне мин бернәрсәгә дә алыштырмыйм», — ди Лилия Тихонова.

Җәйләрен йортына кайтып бакчасына чыккач аның күңелен үзе сөйгән гөлләре — гортензияләре иркәли. Тихоновларның матур бакчасында 20 төрле гортензия бар икән. Аларның һәрберсе турында Лилия ханым яратып озак итеп сөйли ала.

Ә язмамны тәмамлап, бер булганнан бар да була, дия-се генә кала. Лилия ханым һәм аның гаиләсе кебекләр сафы бары тик елдан-ел тулылансын.

Энҗе Әгъләмова

 

Фотолар гаилә архивыннан.

Новости Заинска

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев