Лидия Әхмәтова сәхнәдә 30 ел!
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова сәхнәдә 30 ел!

Артистның 30 еллык иҗади эшчәнлегенә багышланган кичә

4 декабрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтованың 30 еллык иҗади эшчәнлегенә багышланган кичә оештырыла.

Биредә аның шәкертләре, иҗатташ дуслары, Лидия Әхмәтова җитәкләгән "Сәлам" фольклор ансамбле катнашачак. "Лидия Алексеевнаның үзе иҗат иткән җырлары да яңгыраячак. Туган ягыннан — Кайбычтан да кунаклар көтәбез", - дип хәбәр иттеләр мәдәни үзәктән.

"30 ел сәхнәдә..." дип исемләнгән бенефис 18:30 сәгатьтә башланачак.


Нет комментариев