Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Пасыева: «Әллә чынлап та изгеләр чишмәсе суының хикмәте бар микән?»

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узган Владимир авылы шагыйрьләре — Георгий Ибушев, Елизавета Малова, Елена Григорьева иҗатына багышланган музыкаль-шигъри кичә турында Лидия Пасыева үзенең фикерләре белән уртаклашты.

Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә мондый кичәнең уздырылганы булмаган әле. Апрель — Республикабызда шигърият ае бит, нәрсәсе искитәрлек инде моның, диярсез. Хикмәт менә нәрсәдә — бер авылдан берьюлы өч шагыйрьнең иҗатына багышланган кичә уздырылганын белмәгән әле «керәшен җорты» диюем. Бу җәһәттән владимирлылар беренче булып үрнәк күрсәтте. 

Сәләтлеләр авылы ул безнең Владимир. Бу «тамга» аңа хәзер генә — информацион җәмгыять (радио-телевидение, социаль челтәрләр) чоры җиткәч кенә сугылмаган. Авылыбыз элек-электән гармунчылары, гармун ясау осталары, искиткеч тавышка ия җырчылары белән дан тоткан. Патша армиясендә үк башлап җырлаучы (запевала) булып хезмәт иткәннәр барлыгын беләбез, «Уладимир авылы көе» дип җырланырлык әллә ничә керәшен көе биргән авыл ул Владимир. «Безнең ил»е генә ни тора! (Спорт осталары, легендаларда сөйләнә торган уникаль көчкә ия булган баһадирлары, көрәшчеләре, чаңгычылары — болары бөтенләй икенче тема.)

Ходай бирсә, сәләтне өеп бирә бит ул: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев уникаль тавыш иясе генә түгел, талантлы шагыйрь дә. (Шуның өстенә күпләр рәсем ясарга яратканын да белә хөрмәтлебезнең). Аның иҗаты композиторларны да җәлеп итә, хәйран шигырьләре көйгә салынган. Керәшен җыры булып йөри торган кайбер җыр сүзләренең дә Георгий дәдәйнеке икәнен беләм мин. «Рәхмәт сиңа, җыр!», «Балачакны сагынып...» исемле китаплар авторының яңа җыентык чыгарырлык шигырьләре тупланган инде. Балачак истәлекләрен, авылның кызык хәлләрен чәчмә әсәр итеп тә язып куя Ибушевыбыз. Теле дә үзе кебек гади, йөгерек укыла, җанга рәхәтлек бирә аның иҗат җимешләре. Халык түземсезлек белән өченче китабын көтә. Без дә тизрәк авылыбыз легендасына нигезләп язылган әкият-поэмасын яңа китапны кулга алып уку турында хыялланабыз. 

Елизавета Маловага да, нәкъ Георгий Ибушев кебек, бала чактан ук «шигырь җене кагылган». Миннән дүрт-биш класс өлкәнрәк укыса да аның шигырьләр яза торган сәләте бар икәнен кечкенәдән беләм. Мин генә түгел, бөтен мәктәп укучысы белә иде. Лиза Малова иҗаттан гомер буе аерылмады. «Сине уйлап...» дип исемләнгән китабында аның мәхәббәткә, туган авыл табигатенә дан җырлаган лирик шигырьләре дә, тормыш, яшәү яме турындагы фәлсәфи уйланулары да урын алган. Теле гади аңлаешлы, күңелгә якын, җиңел укыла. Кыскасы, үзебезчә, авылча. Шигърият шәһәрчә була ала микән ул? Шикләнәндерә.

Ә менә Татарстанның атказанган артисты, «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле солисты Елена Григорьева шигырьләре халыкка көчле дулкын кебек бәреп керде дисәм, һич арттыру булмас. Социаль челтәрләрне күзәтеп баручы халык аның иҗат җимешләрен яратып кабул итте. Шигырьләренә язылган комментарийлар шул турыда сөйли. Исемнәре халыкка билгеле шагыйрьләр дә матур-матур фикерләр язып куялар, иҗатына яхшы бәя бирәләр. Мин, әлбәттә, әдәбият белгече түгелмен, ләкин Ленаның иҗатында да үзенә генә хас үзенчәлек күрәм, үз стиле барлыгын тоям. Түземсезлек белән бу авылдашыбызның да китабын кулга алып хозурланырбыз, дигән теләктә калабыз. 

Әдәби-музыкаль кичә бер сулышта узды. Аның сценарий авторы, алып баручысы «Туганайлар» газетасының баш мөхәррире, районыбызның Дүсмәт авылы кызы Юлия Губина зур хезмәт куйган. Кичә бик җылы атмосферада үтте. Биредә шагыйрьләребезгә сорау бирү мөмкинлеге дә, әлеге шәхесләрнең киңкырлы сәләтен төрле яктан ачу ысулы да, чараны җыр-моң белән үрдереп алып бару да мөмкинлеге дә ныклап уйланылган иде. Шунысы да бар бит әле: шигырьне авторның үз авызыннан тыңлау гел икенче бит ул, алар үз сүзенең тәмен белеп, йөрәге аша кичереп укый. Чыгыш ясаучы авторларыбызның һәммәсе: «Мин шагыйрь түгел, шигырь язучы гына», — дип «мактанды». Шигырь яза алгач, халык кабул иткәч, яратып укыгач, яхшы бәясен биргәч, шагыйрь иде сез, дусларым. Шагыйрь дип шигырь язучыга әйтәләр. Ә сезнең шигырьләр камил, төзек, дөресрәге, минем бәягә мохтаҗ да түгел. Шагыйрь булмаган кешенең Казан хәтле Казанда иҗат кичәсен уздырып утырмыйлар. Бу кичә-концертның тагын бер үзенчәлеге — халык алдында владимирлылар гына чыгыш ясады: «Бәрмәнчек»леләр Денис Михайлов, Ольга Бачкова, Галина Михайлова җитәкчелегендәге «Талир тәңкә» ансамбле, Ольга Чемкина, ирле-хатынлы Бачковлар сәхнә тотты.

Казан үзәгендә урнашкан «Җырчы Җәкәү җорты» әнә шулай итеп, үз тарихында беренче мәртәбә «авыл көне», «авыл талантлары», «авыл бәйрәме» дип аталырга хаклы, Владимир шагыйрьләренә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Елизавета Малова язганча:

Без өчебез бер авылдан, 
Төрле-төрле холкыбыз, 
Изге чишмәле булсын да,
Имин булсын йортыбыз! 

Әллә чынлап та изгеләр чишмәсе суының хикмәте бар микән? Бардыр шул, бардыр...

Лидия Пасыева, Усали авылы

Мамадыш районының «Нократ» газетасында басылган язма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев