Лидия Ломакина: «Химик булырга укысам да, бизәлгән савыт-саба, агач уенчыклар күреп гаҗәпләнә идем»
Алабуга шәһәренең нәкъ тарихи үзәгендә, Спасс соборы, Шишкин мемориаль йорты, “Шишкин буалары” паркы янәшәсендә, гаҗәеп матур тарихи йортта яшәп ята Лидия Ломакина - халык сәнгате һөнәрләре остасы.
“Һөнәрче” сүзенең аңлатмасында “билгеле бер осталыкка ия, иҗади инициативасыз, илһамланмыйча да кулдан эшләнмәләр ясаучы” диелгән. Бәлки әүвәл заманнарда шулай булгандыр ул, көндәлек кулланыштагы кирәк-яракларны ясап сату өчен артык сәләт тә кирәк булмагандыр, анысын тәгаен әйтүе кыен, ләкин замана һөнәрчеләре, һичшиксез, чын иҗатчылар исемен йөртергә лаек. Техника һәм глобальләшү заманында күңел җылысы һәм әби-бабаларыбыз мирасына сакчыл караш белән башкарылган әлеге кул эшләренең рухи кыйммәте бермә-бер арта, аларны чын сәнгать әсәрләре дисәк тә арттыру түгел. Алабуга шәһәрендә яшәүче карендәшебез Лидия Ломакина да бар күңелен халык сәнгать һөнәрләренә багышлаган.
Алабуга керәшеннәре айлыгы булуыннан файдаланып, Җырчы Җәкәү җорты хезмәткәрләре белән Лидия Григорьевнага кунакка бардык. Максатыбыз керәшен матрешкасын ясау буенча мастер-класс, остаханә төшерү иде. Йортын эзләп табуга ук таң калдык: Алабуга шәһәренең нәкъ тарихи үзәгендә, Спасс соборы, Шишкин мемориаль йорты, “Шишкин буалары” паркы янәшәсендә, гаҗәеп матур тарихи йортта яшәп ята икән иҗатчыбыз. Монда ничек илһамланмыйсың да, сәнгать әсәрләре иҗат итмисең ди?!
Йорт эчендә төрледән-төрле кул эшләнмәләре күреп, тагын бер кат сокландык. Әнисе, әбисе чиккән бистәрләрне, челтәрләрне аерым бер кадер-хөрмәт белән саклавын сөйләде Лидия Григорьевна. “5 яшемә чигү җепләре бүләк иттеләр. Әни мине уенга чыгармыйча, көненә берничә сәгать чигү эшенә өйрәтә иде. Әлбәттә, 5 яшьлек баланың күңеле уенда була, минем дә уйныйсым килә иде, шулай да чигүне үзләштерә алдым. 7 яшемә күп төрле тукымалар бүләк иттеләр. Әни беркайчан да ул тукымаларны тураклап курчакларга кием тегүемә каршы килмәде, әрәм итәсең дип сүкмәде, киресенчә, мине әлеге эшкә хирыслыгымны күреп сөенә генә иде, – дип сөйләп китте ул безгә. – Әниемнән кул эшләренә өйрәнсәм дә, туган телдә сөйләшергә өйрәнә алмадым. Без Урал якларында яшәдек, миңа 10 яшь вакытта әниемнең туган авылы Сәйтәккә кайтып урнаштык. Шунда авыл балалары минем татарча сөйләшүемнән көләләр, үртиләр иде. Шунда, балалыгым белән үпкәләп, мин беркайчан да туган телдә сөйләшмәячәкмен дидем. Мин барысын да аңлыйм, ләкин сөйләшмим.
Чыгарылыш класста укыган еллар «Камаз» төзелә башлаган чорга туры килде. Мәктәпләргә килеп, безне әлеге тарихи төзелештә катнашырга, аның бер өлеше булырга өндәделәр. Һәм мин, гуманитар сәләте ярылып яткан уку алдынгысы, 15 яшемдә әлеге тарихи вакыйгадан читтә калмыйм дип, романтикага бирелеп, яңа шәһәр, яңа тормыш төзим дип чыгып киттем. Уку алдынгысы булгач, мине экзаменнарсыз да институтка кабул иттеләр, бүленеш буенча Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәренә эләктем. Ә ул, белүегезчә, һөнәрчеләр үзәге. Химик булырга укысам да, иптәш кызларыма кунакка кайтып йөргәндә бизәлгән савыт-саба, агачтан уенчыклар күреп гаҗәпкә кала идем. Кибетләрдә җитен, киндер тукымалардан тегелгән, кулдан чигелгән кием-салымнар да бик күп иде. Менә шуның барысын да күреп, үземнең күңелгә сеңдереп барганмындыр. Әби-бабалардан калган борынгы һөнәрләрне, кәсепчелекне торгызу, әлеге өлкәне күтәрү теләге әнә шул вакытта ук бөреләнгәндер.
Инде укып бетереп «Камаз»да инженер-химик булып эшли башлагач та гуманитар сәләтләрем миңа тынгы бирмәде, башта – экскурсоводлар курсларын, аннан төбәкне өйрәнүчеләр курсларын тәмамладым. Моның белән генә канәгатьләнмәдем, әлбәттә, тора-бара тегүчеләр өчен махсус курслар да бетердем. Эштәге төшке аш вакытларында да, бераз буш вакыт булса да ниндидер кул эше белән шөгыльләнә идем. Ул вакытта дефицит заманы, кибетләрдә бар кирәк-ярак та юк, ә җепләр сатыла. Һәм шул җепләрдән, ыргак (крючок) ярдәмендә, бергә эшләгән берничә хатын белән урындык, кровать җәймәләре, кием-салымнар бәйли идек. Шулай яшь гомерләр узып китте. Инде пенсиягә чыккач кына балачактан булган кул эшләренә хирыслыгымны һәм буш вакытта үзләштергән һөнәрләремне тулы көченә куллана башладым. Бер яктан, бу күңел кушуы булса, икенче яктан, матди хәлне яхшырту өчен дә ярап куйды, чөнки пенсия бик аз иде. Үз заманында һинд мәдәнияте үзәген җитәкләвем, Индиядә булып, андагы күпсанлы һөнәрчеләрне күрүем, үзебездәге кул осталарын барлап, аларны бер оешмага туплау хыялын уятты. Бу эшне озакка сузмадык, тиз арада бизнес-план төзеп, осталарны, рәссамнарны җыеп, сувенир уенчыклар юнәлеше буенча беренче грантыбызны оттык”.
Ә ник менә уенчыклар юнәлешен сайларга булдыгыз? – дип кызыксынабыз. “Оныгым тугач, кибетләрдән үзебез уйнап үскәндәге кебек агачтан ясалган уенчыклар эзләп шактый йөрергә туры килде, ләкин таба алмадым. Химик буларак, пластиктан ясалган уенчыкларның зыяны турында бик яхшы беләм. Шуңа әлеге юнәлешне сайларга булдым. Мәскәү, Сергиев Посад шәһәрләрендә булганда сувенир кибетләрендәге, күргәзмәләрдәге уенчыкларга мөккибән китеп йөри идем. 10 ел элек “Игрушка в культуре России” дигән фестивальдә дә катнашырга туры килде. Анда үзем өчен тәҗрибә туплап, әлеге юнәлешнең күп нечкәлекләрен аңлап кайттым. Бу вакытта мин Яр Чаллы шәһәренең сәүдә-сәнәгать палатасында осталар гильдиясе председателе идем. Аннан соң тагын бер грант отып, чүпрәктән милли курчаклар тектек. Ул курчакларыбызны Сабантуйларда, фестивальләрдә “кайнар пирожкилар” кебек алып бетерәләр иде. Иҗади эш белән беррәттән, осталарның, һөнәрчеләрнең шәхси проблемаларын чишү белән дә күп шөгыльләнергә туры килде, ә алар безнең оешмада гына да100дән артык иде. Әлеге һөнәр ияләренең социаль яктан берничек тә якланмаганлыгы ачыкланды. Күбесенең хезмәт хаклары, пенсияләре бик бәләкәй, кул эшләрен сатуга кую буенча да проблемалар шактый. Бу мәсьәләләрне чишү бик күп вакытны сарыф итә иде, шулай да нәтиҗәсе булмый калмады.
Берникадәр вакыттан мин, тынычлык эзләп, Алабуга шәһәренә күчендем. Монда, мәдәният идарәсе канаты астында, “Дом трудолюбия” дигән һөнәрчеләр түгәрәге оештырып җибәрдек. Хәзер илһамланып шушында иҗат итеп ятабыз, төрле фестивальләрдә, бәйрәмнәрдә катнашабыз. Шундый мөмкинлекләр тудырганнары өчен Алабуга районы җитәкчелегенә, мәдәният идарәсенә зур рәхмәт! Шулай ук, Республика керәшен оешмасы да минем иҗади инициативамны хуплап зур ярдәм күрсәтте, алар белән бүген дә тыгыз хезмәттәшлек бәйли безне. “Питрау” республика керәшен мәдәнияте бәйрәменә дип махсус уйлап табылган керәшен матрешкалары, төрле сувенир уенчыклар – әлеге хезмәттәшлекнең яхшы нәтиҗәсе. Моның өчен мин Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Михайлович Егоровка һәм Башкарма комитет җитәкчесе Людмила Даниловна Белоусовага бик рәхмәтлемен.”
Бу сөйләшүебез чәй өстәле артында иде. Сувенир уенчык ясау буенча остаханә төшергәндә Лидия Григорьевна безгә иҗат эшчәнлеге турында тагын күп нәрсәләр сөйләде.
Сөмбелә Вәлиәхмәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев