Лиана Самойлова "On-line кряшен чибяре" булды
Җиңүче "Кряшен чибяре - 2021" конкурсының финалында игълан ителде
"Кряшен чибяре - 2021" конкурсының "On-line кряшен чибяре" номинациясендә җиңүче Тукай районыннан Лиана Самойлова булды. Җиңүче "Туганайлар" газетасы сайтында барган онлайн тавыш бирү ярдәмендә билгеләнде. Нәтиҗәдә иң күп тавышны Лиана Самойлова җыйды. Аның өчен 2358 кеше тавыш бирде. Икенче, өченче урыннарны Зәйдән Ангелина Кузьмина (2226 тавыш) һәм Питрәчтән Аида Сахарова (787 тавыш) алдылар.
Тавыш бирү 9 июль көнне башланып, 17 июль көнне 12.00 сәгатьтә туктатылды. "On-line кряшен чибяре" номинациясе җиңүчесенең исеме 17 июль көнне Җөри авылында уза торган "Питрау" республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивалендә "Кряшен чибяре - 2021" конкурсының финалында игълан ителде. Җиңүчегә таҗ һәм редакциядән истәлекле бүләк бирелде.
Фото: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев