Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лиана Алексеева: «һәр профессиядә дә иң яхшылар рәтендә булырга кирәк»

Хатын-кыз – гаҗәеп зат, ягымлы хатын, кайгыртучан әни, уңган кыз да ул. Шундый уңган хатын-кызның берсе – карендәшебез, Менделеевск районының Иске Гришкин авылы кызы Лиана АЛЕКСЕЕВА. Лиана белән аның яраткан эше – кондитерлык турында сөйләштек.

«Бәрмәнчек»нең җырлы-биюле тормышын татлы тортлар дөньясына алмаштырган җырчының көндәлек эш-мәшәкате һәм уй-хыяллары.

– Лиана, сине “Бәрмәнчек” ансамбле солисты буларак беләләр...

– Әйе, чыннан да мин Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамладым, белемем буенча җырчы дисәм дә була. 2008 елдан 2015 елга кадәр “Бәрмәнчек” ансамблендә эшләдем. Аннан соң декрет ялына киттем. Соңрак кабат җырчы карьерасын дәвам иттем. Кеченә бала булгач, кичке концертлар да, гастрольләргә йөрүе дә авыррак була башлады, шуңа китергә туры килде. Хәзер мин балалар иҗаты үзәгендә эшлим. Анда вокаль коллективыбыз бар. Шул ук вакытта заказга тортлар да ясыйм. Тортлар ясауны төп эшем дип саныйм.

– Җырчы Лиананы торт, төрле тәм-том пешерү остасы итеп күз алдына китерүе авыррак.

– Декретта озак утыргач, өйдә күңелсез була башлый бит ул. 2017-2018 елларда эретелгән шоколад белән бизәлгән тортлар модага кереп китте. Социаль челтәрләргә дә шундый тортлар белән фото-видеолар куя башладылар. Шул фотолардагы тортларга кызыга идем. Ул вакытта социаль челтәрләр аша заказга нәрсә булса да эшләү кеше арасында бик таралмаган иде. Шул интернеттан күреп, беренче тортымны ясап карадым. Өйдәгеләргә ошады. Уйлый торгач, заказга ясап карарга булдым. Беренче үз тирәмдәгеләргә – туганнарга, якын дусларга ясадым. Алар ошаткач, социаль челтәрләремне алып бара башладым, рекламалар ясадым.

– Ә якыннарың хупладымы?

– Ирем Виталий бу идеямне хупламаса, мин бу эшкә тотынмас та идем. Торт пешерү өчен кирәкле җайланмаларны да ул алып бирде. Үзе хәзер дә бөтен эштә булыша. Торт бизәлешен да карый. Туй тортларын ясаганда аның булышуы аеруча кирәк. Зур ярусларны куярга, бизәргә, ә иң мөһиме, шул тортларны кирәкле урынга кадәр илтергә булыша. Андый зур тортларны, күбесенчә, без икәү йөртәбез. Эшем күп булганда, балаларны илтү, алып кайту – барысы да аның өстендә.  

– Иң беренче заказны хәтерлисеңме?

– Бу 8-9 ел эчендә күпме генә әйбер ясамадым инде мин, шулай да, беренче тортларым хәтердә. Иң беренче тортларымың берсе 23 февральгә атап ясалган иде. Ул вакытта модада булганча, эретелгән шоколад һәм җиләк-җимеш белән бизәдем мин аны. Беренче ясаганда ук яхшы килеп чыкты. Шуннан соң тагын да күбрәк заказлар ала башладым. Интернеттан видеолар карый-карый, яңа төрле рецептлар кулланырга тотындым. Хәзер инде мин төрле тортлар гына түгел, капкейклар, рулетлар, аерым порцион десертлар да ясыйм. Кулларым остарды, күп төрле бизәлешләр, эчлекләр ясарга өйрәндем, мода артыннан да карап барам. Актуаль булган бөтен яңа әйбергә өйрәнеп торам, безнең эштә артта калырга ярамый шул. Һәрвакыт миңа гына заказ биргән кешеләр бик күп. Шулай ук, иң зур заказымны да хәтерлим. Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова туена ясалган заказ иде ул. Мин анда бер торт һәм 150 аерым порцион десерт ясадым.

– Бәйрәмнәрнең кайсында заказлар күбрәк?

– Дөресен генә әйткәндә, утырып санаганым да булмады. Әйтәм бит, хәзер бөтен кеше кондитер, флорист. Аның кадәр әйберне кем генә алып бетерсен, дим инде мин. Бөтен бәйрәмнәргә бертигез, дип әйтсәм, ялгышмам. Әйтеп киткәнемчә, минем инде үз клиентларым базасы бар. Алар бөтен бәйрәмнәренә дә һәрвакыт миңа гына заказ бирәләр. Шулай ук, яңа килүчеләр дә күп. Ниндидер бәйрәмдә мин ясаган тортны кабып карасалар, контактларны сорыйлар да, шунда ук миңа заказ бирә башлыйлар. Бу, әлбәттә, бик шатландыра.

– Ничек өлгерәсең?

– Әлбәттә, бу эш бик күп вакыт ала, әмма яраткан эшең булудан да әйбәтрәге юктыр ул. Шуңа күрә, бер дә зарланмыйм. Иң мөһиме, көн тәртибен планлаштырып куярга кирәк. Өлгермәгән вакытлар да була, әлбәттә. Бу очракта төнгә дә кала инде. Арыган вакытлар да була, бөтен эштә дә очрый инде андый кыенлыклар. Кондитер эшенә башкаларны өйрәтергә тәкъдим итүчеләр дә булды. Әмма анысына ук алынырга кыюлыгым җитмәде, бәлки барып та чыккан булыр иде. Анысын киләчәккә калдырып торам әле.

– Торт ясап, күп акча эшләп буламы?

– Дөресен генә әйткәндә, һәр профессиядә дә әгәр иң яхшылар рәтендә булсаң, акчаны әйбәт эшләп буладыр ул. Монда да заказлар күбрәк булган саен, акчаң да күбрәк. Ә заказлар күбрәк булсын өчен син әзерләгән тортлар тәмле, матур булырга тиеш. Шулай ук, социаль челтәрләрдә реклама ясарга да кирәк. Әмма, иң мөһиме, үз эшеңне яратып, аннан ләззәт алып эшләү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев