Лена Бичарина: «Иртән исән-сау уяну – үзе зур бәхет»
Кайбыч районыннан күп санлы талант ияләре чыккан.
Халкыбызга искиткеч җыр-моң белән танылган карендәшебез,Татарстанның халык артисты Лена Бичарина да Кайбыч районының Мәлки авылыннан. Лена Бичаринаның бәрхет тавышы беркемне дә битараф калдыра алмый. Аның җырлары да озын гомерле, аларда тирән мәгънәле тормыш фәлсәфәсе, халык язмышы ята.
Лена Исмагыйлевна белән үткән елның ничек узып китүе, яңа 2025 елга нинди теләкләр белән керүе хакында сөйләштек:
«2024 ел, һәрвакыттагыча, әллә ни үзгәрешләр, яңалыклар булмый гына үтеп китте. Иртән уянып күземне ачуга, бүген дә исән-сау йоклап тордым, дип, күңелемнән Аллага шөкер итеп яшим. Иртән исән-сау уяну – үзе зур бәхет. Ә алда исә безне өмет-ышаныч тулы өр-яңа көн көтеп тора!.. 2025 ел уңышлы булсын, карендәшләрем! Илләребезгә – тынычлык, йортларыбызга – иминлек, үзебезгә һәм якыннарыбызга – саулык-сәламәтлек, йөрәкләргә бетмәс яшәү көче алып килсен! Яңа еллар белән һәммәгезне дә!»,– диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев