Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лена Бачкова: «Албайда Николаевларга сокланмаган кеше юк»

Жир йөзендә hәркемгә hәрчак җанын ярып бирергә әзер кешеләр сирәк.

Алар – кемгәдер ярдәм кирәксә, кырык эшен кырык якка куеп, булышырга әзер торучы олы йөрәкле сабыр җаннар. Әйе, алар кояш кебек елмаеп килеп керәләр дә йомшак җилдәй назлы сүзләре белән өшегән күңелләргә дә юату сүзләре табалар. Үземә калмый дими, соңгы кисәген авызыннан өзеп сиңа каптыралар… Нинди сер сөйләсәң дә аңа сыяр, нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә – төпле киңәшен бирер, беркайчан каршы килмәс. Безнең гаиләдә сеңелем Клара шундый.
Бергә җыелышкан чакларда, аның сөйләгәнен тыңлап, хәйраннар калып утырабыз. Ышанырлык дәлилләр китерә, тасвирлаулар, андагы сынамыш, мәкальләр дисеңме, җырдан яки шигырьдән өзекме. Каян килә шулкадәр осталык, юмор хисе? Беренче класста укыганда укытучы: “Балалар, кайсыгыз чумылган?” – дип сорау биргәч тә, югалып калмый ул. Дин тыелып, атеизм өстенлек киткән социализмда чорында безнең ерак бабай барыбызны да чумылдыруны оештыра. Ә чиркәүдән авыл советына хәбәрләр килеп тора. Теләсәң-теләмәсәң дә, бераздан бары да билгеле була. Укытучыдан шуны да оста итеп яшергән сеңелем.
Табында йомгаклау сүзен гел сеңлемә бирәбез, урынына житкереп мактаучы да, дөрес нәтиҗәне дә ясаучы ул безнен арада.
Авылдашабыз Сергей Николаевич белән матур тормыш кордылар, төп нигездә туганнар белән бергәләп, болын хәтле таш йорт житкереп чыктылар. Ике уллары – Владимир белән Вадим да әти-әниләренә охшап, тәртипле, хезмәт сөючән, бик тырышлар. Икесе дә чаңгычы, шигырьләрне, проза әсәрләрен сәнгатьле итеп яттан сөйлиләр.
7 ел ел инде Николаевлар гаиләсе Казан шәhәрендә яши. Киявебез “горгаз”да механик-инженер булып эшли. Сеңелем Клара Казанның 144 нче мәктәбендә татар hәм рус телләре укыта. Албай урта мәктәбендә 23 ел эшләгәннән соң, язмыш җилләре шулай калага юл ачты аларга. Авыл укытучысының шәhәрдә дә үз калыбын тотуы – искиткеч күренеш. 5нче класстан алып тәрбия биргән укучылары быел 10нчыда белем алалар. Классындагы 28 бала, аларның әти-әниләре белән дә уртак телне тиз тапты сеңелем.
Клара Алексеевнаның уңышлары, мактау кәгазьләре дә бихисап. Быел “Татар сүзе” конкурсында катнашып, Мишуриннар династиясе – республикада беренче урынга чыгып, 100 мең сумлык премиягә лаек булдык. Анда 3 кыз туган hәм безнең гаиләбез шигьри-музыкаль композициядә көч сынаштык. Сеңелем Клара “Иң зур мирас” шигырен сөйләп, жюрины да, тамашачыны да таң калдырды.
Туганнарым Казан шәhәрендә яшәп, параллель авыл тормышын да йөгәнлиләр. Үз чорында, фермер хужалыгы буларак, 10 баш мөгезле эре терлек тә тоттылар, әле бүген дә пай җирләрендә иген игеп, печән үстереп, тирә-юньдәге авыллар халкын терлек азыгы белән тәэмин итеп торалар. Бакчаларында нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә үсми аларның… Җиләк чорында гаиләләре белән тиз генә кайтып җыеп сатарга да, көзен гөмбә җыеп, аны тәмле итеп эшкәртергә дә өлгерәләр. Дус, тату яшәүче Николаевларга Албайда сокланмаган кеше юк. Бәйрәмнәрдә ике як туганнарны бергә җыеп, очрашырга сәбәп булсын дип, тиз генә шашлык куеп, барчабызны дәшәләр.
Сеңелем дә, киявебез Сергей, уллары – барысы да кеше җанлы. Кодагый әби дә түр башында утырып, мактап кына тора: “Оста инде бу Клара, бигрәк тәмле пешерә”. Гади генә кишер, кабак, кәбестәдән аның дурычмаклары иң тәмле килеп чыга. Кечкенә генә итеп өмәрелгән үпкә-бавыр, күкәй бөккәннәре, юка гына итеп җәелгән күзикмәк... Ашар урының булмаса да, аш-ашка, урыны башка, дип табынга утырталар. Әнинең бар осталыгы сиңа күчкән бит, дип сокланыуыбызны яшерми әйтәбез без аңа. Пешерү генә тугел, пешкэн ризыкны өстәлгә куеп, оста итеп табында сыйлый белү – зур осталык таләп итә. Казанга баргач та нәкь шулай, авылча мул табын йортларында. Керсәң, чыгасың килми. Кунактан кайтканда әллә күпмегә җитәрлек энергия, көч, яшәү дәрте алып кайтасың бу гаиләдән. Яратып, үз итеп апай, дип дәшәм сеңлемә.19 декабрьдә Кларабызнынң 50 яшьлек юбилее. Без аны телефон аша котларбыз, ә туу таныклыгында язылганча, чын бәйрәм, табын артында январьда ураза чыккач булачак, Ходай өметкә җиткерсен! Сеңелем дә, туганнарым да динебезне хөрмәт итәбез, әниөйрәткәнчә иман укыйбыз, ураза тотабыз. Иманлы кеше – намуслы, беркайчан да комсыз булмый, алдашмый, урлашмый, гайбәт сатмый, байлыкка омтылмый,булганына шөкер кыла, гаебе булса, таный, юкка рәнҗеш җыймый. Бу сыйфатларның барысы да сеңелем Кларага хас. Шундый туганым булуы – горурлык.

Лена БАЧКОВА, Мамадыш районының Владимир мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев