Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Әхмәтшина: «Керәшенчә марафон җыр язарга этәргеч бирде»

Керәшен авылы – Мәлкән турында яңа җыр туган.

Лариса Әхмәтшина Минзәлә районының Иске Мәлкән авылы кызы. Аның гомер юлы туган авылы белән бәйле. Анда мәктәпне бетергән, унынчы классны тәмамлау белән үк балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлаган.

"Теләгем журналист булу иде, ләкин язмыш башкарак юлдан җибәрде. Унынчыда укыганда әнием үлде дә, мин авылдан китә алмадым, балалар бакчасына эшкә урнаштым. Анда ике ел эшләгәч, үзем укыган мәктәпкә өлкән пионервожатый итеп эшкә чакырдылар. Башта Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамладым да мәктәптә дәресләр укыта башладым. Туган мәктәбемдә 25 ел татар теле һәм әдәбияты укыттым. Сигез ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, ике ел мәктәп директоры булып эшләдем. Мәктәбебездә 2015 нче елда оптимизация булды, балалар саны 26 булса да, аны башлангыч мәктәп итеп калдырдылар һәм, шулай итеп, миңа үзем укыган, еллар буе эшләгән мәктәбемне үз кулларым белән ябарга туры килде. Миңа Минзәлә шәһәренең яңа ачылган 1 нче санлы балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе урынын тәкъдим иттеләр. Балалар бакчасында бер ел эшләгәч, шәһәрнең өченче санлы мәктәбенә татар теле укытучысы итеп билгеләндем. Мәктәптән аерылып торган шушы бер ел эчендә мәктәпне, дәрес бирүләрне төшләремдә күреп елап уяна идем" - диде Лариса Михайловна.

Иҗат-аның гомерлек юлдашы. Һәрдаим газета-журналлада, җыентыкларда язган мәкаләләре басылып килә. Язылган, ләкин дөнья күрмәгән шигырьләре дә байтак икән. "Мәлкәнәй, Мәлкәнәем" шигыре дә шундыйлардан.

"Аның язылу тарихы кызык та, гади дә - дип дәвам итте сүзен җат сөюче карендәшебез.- Авылымның киң кырларын иңләп-буйлап көтү көтеп йөргәндә, төгәл генә хәтерләмим дә инде, бер унбиш-егерме еллар элек күңелдә бер сулышта туды ул. Җәй башы, авылым яшеллеккә күмелеп тау башында утыра, тау астыннан исеме тарихларда, дастаннарда искә алынган Ык елгасы ага. Күңелдә авылыма булган ярату һәм горурлык хисләре белән кушылып шигъри юллар туды. Башта ук җыр булып язылды ул. Өч куплет һәм өч кушымта. Безнең Мәлкән - элек- электән керәшен авылы. Яңа Мәлкән һәм Иске Мәлкән. Янәшә генә урнашканнар алар. Авылымның исеме Мәлкән булса да, без аны үзебезчә яратып "Мәлкәнәй"дип йөртәбез. Авылымда җырлана торган керәшен җырларында да шулай җырлана ул"


Кайткач, күңелендә туган шигъри юлларны кәгазьгә төшерә дә, папкага салып куя. Ул шул килеш озак саклана әле. Лариса Михайловна быел, безнең "Туганайлар" газетасы оештырган беренче керәшенчә марафонда катнашты.

Марафонның беренче көнендә үзең белән таныштырырга кирәк иде. Минем өчен иң авыры - үзем турында сөйләү. Мин шунда әлеге шигыремне урнаштырдым. Икенче көнне танышым, коллегам, ветеран укытучы Рөстәм абый Әхмәтханов бу сүзләргә көй язарга теләк белдереп рөхсәт сорады. "Керәшен мотивлары белән дә булса, бигрәк яхшы булыр иде", - дигән теләгемне белдереп, шатланып ризалаштым" - дип тә өстәде шагыйрә.

                                                    

Рөстәм Котдус улы Әхмәтханов - Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында яши. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән. Ул - Татарстанның атказанган артисты Резедә Шәрәфиеваның укытучысы. Ике йөзгә якын җырлар авторы, язган җырлары арасында бик популярлары да бар. Бүген Рөстәм абый мәдәният өлкәсендә армый-талмый хезмәт итә.
Шушы сөйләшүдән соң унбиш көнләп вакыт үтүгә, Рөстәм абыйдан Лариса Михайловнага хәбәр килә:

"Бик матур җыр килеп чыгарга тора. Көе дәртле, тиз булгач, өч кенә куплет азрак була, тагын бер куплет язып кара әле",- ди ул.

Бер тында язылган өч куплетка дүртенчесен өстәве бик җайлы гына булмый, унбиш көнләп уйланып йөргәч, ниһаять, башта туган фикерләрен Рөстәм абыйга җиткерә автор. "Начар түгел, шулай да авылыгызның берәр билгеле атамасын кертсәң, яхшырак булыр иде", - дип киңәш бирә композитор.

Уйлана торгач, ниһаять, тагын бер дүртьюллык языла.

"Бәрмәнчек бәйрәме көнне иртән торуыма Рөстәм абыйдан хәбәр: башта, әлбәттә, бәйрәм белән котлаган һәм җырның эшләнгән, аранжировкалы язмасын җибәргән. Чын-чынлап бәйрәм бүләге булды бу җыр!Әгәр "Туганайлар" газетасы керәшенчә марафон уздырмаган булса, бу җыр әле һаман да язылмаган булыр иде. Һәм язылыр иде микән? Авылыбыз турында язылган җыр өчен, иң беренче чиратта, яраткан газетабыз "Туганайларга", аннан соң мондый зур һәм җаваплы эшкә алынган Рөстәм Котдус улы Әхмәтхановка зур рәхмәтләрем"- дип тәмамлады сүзен "Мәлкәнем-Мәлкәнәем" җырының сүзләрен язучы Лариса Әхмәтшина.

 

Мәлкән турындагы җырны шушында басып, тыңлагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://vk.com/wall320990788_193