Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Әхмәтшина: «Быелгы II Керәшенчә марафон үз максатына иреште»

Марфоныбыз узып китсә дә, катнашучыларыбыз үз фикерләрен редакциябезгә әле дә юллап торалар. Шушы фикерләр белән уртаклашасыбыз килә.

Мамадыш районының Колышчы авылыннан Валентина Максимова үз уйларын язып җибәргән иде.

— Марафон барышында безнең керәшеннәр тарихыбызны, этнографияне бик үк белеп бетермиләр һәм моның белән кызыксынмыйлар да дигән күңелсезрәк нәтиҗәгә килдем. Ураза вакыты булгач, Евангелиедән алынган язмалар көткән идем. Чиркәү, священникларыбыз ярдәмендә, керәшеннәргә багышланган кенәгәләр чыкты, шулай ук, керәшен оешмасыннан китап бастырылды. Әллә алар халыкка барып җитми, әллә халык кызыксынмый, алардан алынган язмалар да күренмәде. Юкса, «Туганайлар» газетасында һәр чыккан китап турында яңалыклар яктыртылып бара. Теләгән кешегә боларны табарга була.

Валентина Петровнаның бу фикеренә карата үз хис-тойгыларын белдерүчеләр дә булды.



Лариса Әхмәтшина, Минзәлә районы, Мәлкән авылы

— Узган елгы белән быелгы марафон бер-берсеннән темалары һәм эчтәлекләре белән нык аерылып торды. Һәм бу бик дөрес тә булды, дип уйлыйм. Икенче марафон эчтәлеге ягыннан әдәби марафонга якын, анда без керәшен авторларын, аларның әдәби мирасын барладык, белемнәребезне арттырдык. Марафонда катнашучылар саны да артты. Марафонга карата фикерләрне укыгач, мин бер нәрсәне яхшы аңладым: марафонның дәвамы бар! Фикерләр үзләре үк киләсе марафоннарның темасын билгели. Димәк, профессиональ язучылар иҗаты белән үзешчән иҗатчыларны аерып карарга кирәк икән. Халкыбызның тарихына, этнографиясенә караган язмалар белән аерым марафон оештырып булачак. Бу марафон, чыннан да, олы ураза вакытына туры килә. Димәк, ураза ашлары рецептлары белән дә бер-беребезне таныштырып барсак, бик кызыклы һәм файдалы булыр иде. Валентина Максимованың керәшенчә иманнар, изге китаплардан өзекләр дигәне дә игътибарга лаек, тик бу темага марафонда сак килергә кирәктер дип уйлыйм мин. Башкаларны да таныштыру максатыннан изге китаплардан кыска, тәрбияви өзекләр бирү зыян булмас иде булуын. Аларны башкалар да дөрес аңларлык, тәрбияви максаттан файдаланырлык, үгет-нәсыйхәт алырлык итеп бирергә кирәктер. Бу - шәхсән минем фикерем. Аннан марафондагы язмаларны укыгач, тагын бер бик кызыклы тема күренде: керәшен авыллары тарихы, бу авылдагы кызык хәлләр, гап-гади кешеләр белән булган кызыклы һәм шаян, авылларда буыннан-буынга сөйләнеп килә торган мавыктыргыч вакыйгалар турында да язарга була икән бит. Кыскасы, әле язасы, укыйсы, уртаклашасы фикерләребез бик күп. Киләсе марафоннарны түземсезлек белән көтеп калабыз. Ә быелгы марафон сайланган темасы буенча карасак, үз максатына иреште. Марафонга карата язылган фикерләрне тәнкыйть итеп түгел, бәлки, тәкъдим итеп кабул итәргә кирәктер.

Лидия Пасыева, Мамадыш районы, Усали авылы

— Марафон, әлбәттә, үз максатларына иреште дип уйлыйм. Минем үземә Наил Дунаевның керәшен икәнен белми идем, Нәфисә Василова да керәшенмени, дип язучылар булды. Әле дә белмәүчеләр бар икән... Тәминдарова хоры "Ак калфак" ны җырлагач: "Бу җыр нишләп керәшеннеке булсын, якын да килми, "не пахнет даже", - дип язды берәү, имеш, керәшенгә ак калфак каян килсен? Әнә шундыйлар өчен дә кирәк икән ул марафоннар. Бу марафон да әзме-күпме үз максатына иреште дип уйлыйм. Ләкин... кайбер язмаларда "керәшен татарлары" дигән сүзтезмә күренгәләп китте. Керәшеннәр бу сүзтезмәне яратмый. Яратмагач, нигә нервыда уйнарга??
Валентина Петровна Максимова фикере белән дә өлешчә генә килешәм. Ни өчен? Мин бу марафонны үзем дини марафон дип кабул итмәдем, әдәби марафон дип күзалладым... Узган елгы марафон, сүз дә юк, бик көчле марафон булды, ләкин бит аның максатлары да бүтән иде!!! Аннан тарих турында... Керәшеннәр тарихы турында нинди генә язмалар юк? Иван Грозныйның ничәнче елда кайсы көнне чукындырып киткәненә хәтле "белүчеләр" бар... Белер-белмәс көе тарихка тотынсакмы? Гафу... күз алдына да китерә алмыйм. Узган елгы марафонны искә төшерик әле. Анысында керәшеннәрне бик тирән белгән татар кешесе генә катнаша алды. Алар да "минем нәсел", "минем әби-бабай" дип яза алмады. Быелгысы менә ул яктан киңрәк мәйдан бирде. Халкыбызны зурлап, хөрмәтләп катнашкан һәр кешегә зур рәхмәт әйтергә кирәк монда. Тәнкыйтьләп була инде ул... Әле катнашырга мөмкинлек булып та, катнашмаганнарга шелтә белдерәсе килә минем... Бәләкәй генә халкыбызның, авылларыбызның патриоты та булырга кирәк иде. Керәшеннәрдә тыныч кына, тыйнак кына иҗат итеп ятучыларыбыз бик күп. Аларның иҗаты яктыртылып бетмәде... Оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Бергә булыйк! Телибезме, теләмибезме керәшен дигән сәләтле халык бар: аны таныту күбрәк үзебездән тора. Керәшенне хөрмәт иткән татарлар да күп. (дөрес, төрлесе бар...) Халкыбызның асылын ача торган марафоннар соңгысы булмас әле, Алла боерса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев