Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләкедән Римма Антонова — конкурсның зона этабында җиңүче

Республикакүләм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының Зәйдә уздырылган зона ярышында Римма Валентиновна «Хатын-кыз — лидер» номинациясендә җиңде.

Татарстан күләмендәге бу конкурсның Зәй шәһәрендәге «Энергетик» мәдәният йортында булган зона этабында янәшә-тирәдәге районнардан барлыгы 47 кеше катнашты. Алар — Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Сарман, Ютазы, Әлмәт районнарының иң булдыклы, иң сәләтле хатын-кызлары. 

Билгеле булганча, 1996 елдан башлап оештырыла торган бу конкурсның төп максаты — респуликабызның социаль-икътисад, мәдәни үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертүче, талантлы, уңган хатын-кызларын, аларның гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыннарын бар халыкка күрсәтү. 

Сарман районының җырларга күчкән Наратасты авылында туган, балачагы күрше Чукмарлы авылында үткән Римма Валентиновна — бүгенге көндә Ләке авылы мәдәният йорты җитәкчесе. «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле һәм, шулай ук, балаларның «Айбагыр» ансамбле белән бергәләп, керәшен җыруларын, йола-гадәтләрен, культурасын яшәтү һәм халыкка таныту өчен зур тырышлык куя. 

Ире, Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов белән алар өч бала үстерәләр. Балаларына дөрес һәм бертигез тәрбия биреп, тирә-яктагылар өчен үрнәк гаилә булып яши Антоновлар. Бу гаилә Ләкене — биредә яшәүчеләргә уңайлы тормыш шартлары булдыру; халыкның элгәре чорлардагы күркәм гадәтләрне, милли йола һәм бәйрәмнәрне яңартып үтәүләре; балаларда туган җирне ярату хисләре тәрбияләү һәм башка шундый кирәкле эшләр аша заманча авыллар сафына бастыру, яшәтү өчен тырыша.

Карендәшебез Римма Антоновага «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының соңгы, йомгаклау этабында уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев