Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке керәшеннәре Питрау бәйрәмен үз көнендә уздырды

Сарман районының Ләке авылындагы Питрау бәйрәмендә республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчес Иван Егоров та катнашты.

Ләке, һәр елдагыча, Питрау бәйрәменә югары дәрәҗәдә әзерләнде. Элек-электән, Питрау – Ләкенең престол бәйрәме. Ул элгәре райондагы керәшен авылларында яшәүчеләрне үзенә җыйган, бу хәзер дә дәвам итә. Авылда Петр һәм Павел апостоллар исемендәге чиркәү дә XVIII гасыр азагыннан башлап тирә-як авыллары халкына дини хезмәт күрсәтә. Дөрес, чиркәүнең хәзерге бинасы соңгы чорда төзелгән. Үз престол бәйрәмнәре булган 12 июль иртәсендә Ләке керәшеннәре чиркәүдәге бәйрәм келәвендә булдылар.

Бу көнне Ләке Питравына килгәч, республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров та чиркәүгә керде. Зәй благочиниесе округына караган Петр һәм Павел чиркәве файдасына дип, аның настоятеле протоиерей Александр Расторгуевка бүләк тә тапшырды. Күлләр буе чишмәсен, өр-яңадан төзекләндерелгән чишмә янындагы купельне дә карады.

Ләкедәге Питрау бәйрәменең олы кунаклары арасында, Иван Михайлович белән беррәттән, Татарстан суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, шулай ук, композитор Роберт Андреев, шагыйрь Клара Булатова һәм башкалар бар иде.

Бәйрәм тантанасын Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов халыкны котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзенең котлау сүзләреннән соң, авыл җирлеге тормышында актив катнашкан кешеләргә бүләкләр тапшырды.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның үз кулыннан Рәхмәт һәм бүләкләр алуга ирешкән бер төркем хезмәткәрләр – Сарман районы җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Александр Андров, Ләке Мәдәният йорты директоры Римма Антонова, “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Райлә Асанова һәм, шулай ук, авыл җирлеге депутаты Валентин Сапожниковның шатлыклары йөзләренә үк чыккан иде.

Котлаулардан соң, мәйданда Питрау бәйрәменә хас халык уеннары, ярышлар башланды. Җитезләр йөгереште, беләкләре ныклар кул көрәштерүгә чыкты, малайлардан алып олы ир-егетләргә кадәр мәйдан уртасындагы көрәш келәмендә бил алышты. Көне буе җырулар тынып тормады. Ләке Питравына ямь өстәп, җырчы Вадим Захаровның да катнашканын әйтик.

Бәйрәмнең бизәге һәм иң дулкынландыргыч минутлары Питрау чибәрен сайлау булды. Чибәрлектә, уңганлыкта, җыр-биюгә осталыкта һәм тапкырлыкта 8 кыз көч сынашты. Ләке авылының 2023 елдагы Питрау чибәре титулына шушы авыл кызы Валентина Никитина лаек булды. Аңа бүләкләрне Александр Андров белән Юрий Антонов тапшырдылар.

Ләкенең Питрау мәйданында ярты төнгә кадәр җыру-бию, уеннар тынып тормады –халык рәхәтләнеп күңел ачты.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев