Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке һәм Түбән Чыршылы халкы махсус операция зонасына эчке киемнәр һәм кыр шәмнәре эзерләгән

Сарман районындагы керәшен авыллары махсус операциядә катнашучыларга ярдәм җибәрүдә актив катнашалар.

Сарман районыннан махсус операция зонасына ярдәм һәрдаим җибәрелеп тора. Ләке һәм Түбән Чыршылы авылы кешеләре озак яна торган кыр шәмнәре ясаганнар. Госпитальгә илтү өчен киемнәр, кирәкле әйберләр җыеп, пакетларга тутырганнар.


"Чираттагы гуманитар ярдәм 20 февральдә Сарманнан егетләребезгә озатылачак. Безнең Ләке авылындагы изге апостоллар Петр һәм Павел храмыннан да, отец Александр бәхиллеге белән, Сармандагы кабул итү пунктына гуманитар ярдәм җибәрелде. Госпиталь өчен эчке кием тегәргә тукыма кисәкләре табуга ярдәм иткән район халкына рәхмәт. Чиркәү хезмәткәре Ирина Галимҗановага һәм аның оныкларына, (алар тиз арада күп итеп эчке киемнәр тектеләр), ярдәмчеләребез – Ләке һәм Түбән Чыршылы хатын-кызларына, автоволонтерларга зур рәхмәт», - дип язды Ләке авылыннан карендәшебез Лидия Карпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев