Ләке балаларына табигатьне яратырга өйрәтәләр
Сарман районының Ләке авылындагы балаларда, кечкенәдән үк, табигатькә сакчыл караш тәрбиялиләр.
Фән-техника казанышлары алга киткән саен, кешелекнең табигатькә карата мөнәсәбәте үзгәрә. Урманнар, елга һәм диңгезләр кешенең көнкүреш калдыгы белән пычрана. Пластик шешәләр, пластик контейнерлар, целлофан пакетлар һәм башка шундый – гасырлар буе да череп таркалмый торган зарарлы көнкүреш калдыклары экологиягә зур зыян китерә, тереклек дөньясына куркыныч тудыра. Болары янына, төрледән-төрле автотранспорт, завод-фабрикалар, гигант предприятиеләр эшчәнлегенең дә мохиткә уңай тәэсир итмәве өстәлә. Шундый шартларда халыкның һәм, бигрәк тә, яшь буынның юагры экологик культурага ия булуы зарур.
Тирә-юнебезнең чисталыгын, табигый тирәлекнең иминлеген истә тотып, Ләке авылындагы мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре экология темасына балалар белән төрле әңгәмәләр, очрашулар уздыралар.
Шундый очрашуларның берсен әле шушы араларда гына Ләке мәдәният йорты директоры Римма Антонова уздырды. Ул нәниләрне җыеп, тузганак чәчәк аткан матур бер көндә, бу үсемлек, аның табигать һәм кеше өчен файдасы турында сөйләде. Тузганак чәчәкләрен һәм, гомумән, барлык үсемлекне ничек дөрес өзәргә кирәклеген аңлатты. Сабагыннан гына өзеп алырга кирәклеген күрсәтте. Төбе-тамыры белән йолкысаң, тузганак чәчәгенең башка беркайчан үсмәячәген дә белде балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев