Көзге каникуллар - 8 көн
Быел көзге каникулны 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр оештырырга тәкъдим ителә
2019-2020 уку елында мәктәптә каникуллар тәртибе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының хатында билгеләнгән. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.
Быел көзге каникулны 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр оештырырга тәкъдим ителә. Шулай итеп, балалар 8 көн ял итәчәк.
Бу вакытта олылар өчен дә өстәмә яллар була, 4 ноябрьдә Россия халыклары бердәмлеге көне уңаеннан өстәмә ял була. Биш көнлек эш атнасы булган кешеләр 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр ял итәчәк.
Татарстан халкы 6 ноябрьдә - Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә дә ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев