Кызыл таудан Раиса Герасимова: “Бу безнең гаилә мирасы дип, бер нәрсә дә калдыручы булмады”
Кукмара районының Кызыл тау авылында гомер итүче Раиса Герасимова әниләреннән калган кадерле әйберләр турында сөйләде.
Элгәредән калган, нәселдән-нәселгә күчә торган мирас, кадерле милли кием, истәлекләр турында сүз кузгаткач Раиса:
“Миңа, мә, килен, я, мә, кызым бу безнең гаиләбез мирасы дип әйтеп, бер нәрсә дә калдыручы булмады.
Нәнәйнең сандыгында нәрсә бардыр белмим, ә әнинең (кайнанамның) сандыгында берничә суккан сөлге, чиккән кашагалар, берничә тәңкә бар иде. Шулар янына мин дә бирнә итеп чиккән пар мендәр тышларын, тәре ашьяулыкларымны, чыккан сөлгеләремне салып куйдым.
Әнинең өч керәшен күлмәге калган иде. Аның берсе шул сандыкта саклана. Миңа размеры туры килми. Икесен кызлары алып китте. Татый түти ансамбльдә йөри, бәлки киядер. Ә Анный түтидәгесе дөнья күреп йөри икән, Аллага шөкер. Үткән ел январь аенда, Чуралар белән бергә, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә "Шушы җыруымны гына ла саклап йөрттем, сезнең өчен генә дә җырларга" дип аталган чарада катнашкан идек, шунда Чураларның клуб мөдире: “менә бу Анна апаның күлмәге” диде. Шундый шатландым инде, Казанга барып, әнине күреп кайткан шикелле булды. Итәгеннән тотып та карадым әле.
Казанга җырларга бардык дигәнгә, ачыклык кертим әле. Авылыбызның мирасы булган, 30 еллап эшләп килгән "Тиңдәшләр" ансамбле бар иде. Мин дә пенсияга чыккач, шул ансамбльгә кушылган идем, авылыбызда хәзер клуб ябылды. Чакырган җиргә хәзер дә бик теләп барабыз. Чын керәшен кулмәкләрен, чигүле альяпкычларны, тәңкәләрне клуб мөдире булып эшләгән Анфиса Егорова хәзер дә барлап, күз карасы кебек саклап тота.”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев