Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызыл Тау авылында төзелә торган чиркәүгә купол куелды

Кукмара районының Кызыл Тау авылында яңа чиркәү төзелә.

Бу эшне башлап йөрүче, авылның активисты Никонор Федоров хәбәр итүенчә, бу ялларда чиркәүгә купол Һәм кач куелган.

"2023 елның 30 сентябрендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Кукмара районындагы авылларга килгәч, безнең Кызыл Тауда да булды. Ул бу күркәм эшләрнең башында торучыларга, ярдәм итүчеләргә үзенең бәхиллеген бирде, келәү итеп, чиркәү төзеләчәк урынга урнаштырылган ташны да аруландырды. Әлегә тәрәзә-ишекләре булмаса да, шактый күп эше башкарылды инде. Финанс ягы авыррак булса да, озакламый чиркәүне ачу көне җитәр дип өметләнәбез",- диде ул.

2023 елның октябрь аенда Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев катнашында җирле священниклар белән киңәшмә үткәрелгән иде. Киңәшмәдә авыллардагы чиркәүләрнең бүгенге көндәге торышы, төзелә торган изге йортлардагы эшнең торышы турында фикер алыштылар.

 «Районыбызда төрле милләт, төрле диндәге кешеләр яши. Безнең бурыч — милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Бу эштә авыл җирлеге башлыкларының, священникларның эшчәнлеге зур әһәмияткә ия»,- дип искәрткән иде Сергей Димитриев үз чыгышында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев