Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кышын маллар тук булырмы?

Июль – гомер-гомергә кызу печән өсте. Шул уңайдан, кояш белән торып, көн итүче карендәшләребезгә мөрәҗәгать иттек.

Быелгы корылык, авыл хуҗалыгында проблемалы буларак тарихка керер, ахры

 

3 июльдән, корылык булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертте. Әлеге документта авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән куркыныч табигать күренешләре комплексы (кырау, коры җил, туфрактагы корылык) нәтиҗәсендә туган азык-төлек иминлеге куркынычын булдырмау максатыннан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм тиешле чаралар күрүнең төбәк дәрәҗәсен билгеләргә кирәклеге язылган.

 

Табигать сыный

Барыбызга да билгеле, быел кар иртә эреп бетсә дә, авыл хуҗалыгын табигать әле дә сынап тора. Кайбер якларда апрель аеннан бирле яхшы явым-төшем юк, өстәвенә, июнь аенда каты кыраулар төште. Яңгыр булмаганлыктан, күп кенә яңа тишелеп чыккан үсемлекләр яңарып китә алмады. Июнь аенда 60 миллиметр явым-төшем яхшы күрсәткеч булса, быел ул 15 миллиметр гына булган. Елның иң эссе аена да туфракта зур корылык белән кердек. Белгечләр уңыш быел узган елгыга караганда ике тапкыр кимрәк булыр, дип фаразлый. Барлыгы 3,7 – 3,8 млн тонна (2022 елда – 5,3 млн тонна) җыеп алырга өметләнәләр.

Корылык зур фермерлык хуҗалыкларын гына түгел, гади авыл кешесен дә нык борчый. Авыл кешесе мал асрап, сөт тапшырып, ит җитештереп көн күрә. Бер генә сыер тотучыга да кышкылыкка шактый печән, ашлык хәстәрләргә кирәк. Быел исә мал ризыгы әзерләү тагын да авыр. Июль – гомер-гомергә кызу печән өсте. Шул уңайдан, кояш белән торып, көн итүче карендәшләребезгә мөрәҗәгать иттек. Нинди маллар тоталар? Аларга азыкны ничек әзерлиләр? Мал тотуның файдасы бармы? Төрле районнардан килеп ирешкән хәл-әхвәлләр белән таныштырабыз.

Печән чабу – үзе бер рәхәт

Александр Биканов, Зәй районының Урта Баграж авылы:

– Без, хатыным белән – пенсиядәге укытучылар. Малларны асрыйбыз, яшәргә кирәк бит. Авыл җирендә башкача булмый. Ел саен ике үгез кышлатып чыгарабыз. Җәен елга-чокыр кырыйларыннан чабып печән әзерлибез. Кайчакта печәнне йорт каршына таратып киптерәбез. Ә быел яңгыр юк, кояш нык кыздыра, чапкан печәнне көнендә үк җыярлык, тизрәк кертәсе дә өясе. Маллар күп булмаганда, печәнне үз көчең белән җыйнап була, тырышырга гына кирәк. Печән чабу, табигатьтә йөрү үзе бер рәхәт, шуңа фотоаппаратымны калдырмыйм, сокланып  фотолар да ясыйм.

Сыер асрамаслык түгел дә без...

Римма Игнатьева, Мамадыш районының Җөри авылы:

– Мал күп тотмыйбыз. Әле без асрамаслык түгел дә... Бер елны лейкоз дип бик күп сыерларны бетерделәр, шул исәптән безнекен дә. Чиләккә сыймый иде сөте. Ул елларда сөтнең бәясе кыйбат булмаса да, сөт тапшырып сигезәр мең акча эшләдем, ярминкәләргә эремчек, каймак, май алып барып саттым. Хәзер авылда бик аз калды сыерлар. Шулай да юк түгел, сөт тапшыручылар, сатучылар да бар. Алардан үзебезнең авыл кешеләре сөт ризыклары сатып алалар.  


Сөтле сыер азык бәясен аклый

Рима Губина, Мамадыш районының Дүсмәт авылы:

– Сыерымны бик яратып тотам, күз тимәсен, сөтле булды. Бозаулагач ук 27-28 литр сөт бирә көненә. Сөт ризыклары ясыйм, балаларга, кайткан туганнарга әзерләп куям. Сораучы булганда каймак аертып сатып та җибәрәм. Литрын 21 сумнан сөт тапшырам. Шулай итеп, сатып алган печән, ашлык бәясе аклана. Үзеңнең хезмәтеңне чутлап тормыйсың инде. Авыл кешесе барыбер эшсез тормый, асрый алганда тырышабыз. Быел печәннең бәясе узган елдагыга караганда икеләтә артты. Иң зур түкне 2000-2500 сумнан саталар. Ашлыкның килограммы 10 сумнан гына булгач “Заготзерно”дан былтыргыны алдым. Безнең авылда сыер тотучылар саны җитәрлек. Фермерлар да бар. Алар сөт ризыкларын үз кибетләренә куя. Сөтсез кеше шуннан ала.

Эре терлек асрамыйм  

Валентина Ефимова, Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы:

– Хәзер элекке шикелле авылда кул чалгысы белән печән әзерләүләр бетте. Бөтен авыр эшне техника башкара. Трактор чаба, әйләндерә, рулонлый, кирәк булса төяп кайтарып, түбәгә дә өя. Авылыбызда мал асраучылар бар, терлек азыгын сатып алалар. Күпләп тотучылар өчен файдасы каладыр. Сөт, ит ризыклары әзерлиләр. Сатучылар да булгалый. Ә үзләре өчен генә бер сыер, бозау тотучылар “кибеттән сатып алган түгел инде, үз кулың белән сауган сөт чиста, үзең ашаткан малның ите тәмле”, дип  кенә асрыйлар. Эре терлек асрамыйм, кош-кортлар гына. Булганына шөкер итеп яшим. Аларына азыгы да азрак кирәк, ите, күкәе дә җитеп тора.

Сөтне юк бәягә җыялар

Валентина Сурнаева, Кайбыч районының Соравыл авылы:

– Печәнне үзебезнең бакчада үстерәбез, елына ике кат чабабыз. Бозаулар тотабыз. Быел да печәнне начар булды димәс идем, елына карата җитәрлек. Азык сатып алып, мал асрау үзен аклыйдыр, дип уйламыйм. Авылда сыер асраучылар сөт тапшырып көн итә, сыер – туендыручы, авыл кешесенең карап торганы. Шуңа да сөт акчасын көтеп алалар, газына, утына шуннан түлиләр, балаларына кием алалар. Сөтне дәүләткә сату бәяләре генә мактанырлык түгел.Азыгы кыйбат, сөтен юк бәягә җыялар. Бездә сельпо кибете  литрын 15 сумнан җыя. Ә кибеттәге сөтнең бәясе 90-95 сум тирәсе.

Бөртеге дә кыйбат

Зоя Жмакова, Питрәч районы Кәвәл авылы:

–  Хәзер печәнне рулонлап китереп бирәләр. Бәясе елына карап инде, башка елларны 1000 сум тирәсе була иде, быел 1800-2000 сум диләр сатучылар. Мал тоткан кеше ала, чабарга бик  юк быел, яңгыр булмады. Без сыер асрамый башладык, сөтне күршедән, яисә кибеттән алабыз. Безнең авылда ике гаилә фермасы бар, алардан да алырга мөмкин. Сыер асраучы хужалыклар күп калмады. Күршебезнең дә бер генә сыеры, анысын да көзгә бетерергәме дип йөри. Бөртеге дә кыйбат бит. Яңгырсыз елларда бигрәк тә. 

Литрын 60 сумнан сатабыз

Вера Тумакова, Питрәч районының Кәвәл авылы:

– Безнең гаиләбез зур – улыбыз Иван һәм киленебез Динә дә безнең белән яшиләр. Эшләрне бергәләшеп башкаргач, күп мал асрауның әллә ни авырлыгы сизелми. Ирем Василий тырышлыгы белән крестьян-фермерлык хуҗалыгы булдырганыбызга – 4 ел. Барлыгы 8 сыерыбыз, 5 үгезебез бар. Безнең тирә-якта болыннар юк. Печәнне үзебез дә чәчәбез, каян мөмкинлек бар шуннан да тракторыбыз белән чабып алабыз. Элеккечә кул белән генә чабып, җыеп азык әзерләргә калса, бәлки мал асрый да алмас идек. Фураж бәясе дә арзан түгел, килограммы – 10-12 сумнан. Ансын алу өчен ерак барып йөрисе юк, авылыбызда ук сатучылар бар. Сөтнең литрын даими алучыларыбызга 60 сумнан сатабыз. Аллага шөкер, үзебез өчен дә сөтен, маен, эремчеген ясап торабыз.

Сөт бәясе төшү – куаныч түгел

Любовь Павлова, Кукмара районының Үрәсбаш авылы:

– Хужалыгыбызда 7 баш эре терлек, шуларның 3се сыер. Сөтне литрын 20 сумнан колхозга тапшырабыз. Ай саен сөтнең бәясе төшүе бер дә куанычлы түгел. Үзебезгә творог, каймак, корт ясыйм. Аларын сатканым юк. Җәй җитүгә малларга кышлык ризык әзерләүгә керешәбез. Болыннардан печән чабабыз. Быел корылык булуга карамастан, печән юка булса да, трактор белән өч тапкыр алып кайттык. Былтыр үзебезгә трактор сатып алган идек. Җай булган саен, иптәшем Егор эштән кайткач, печән чабарга чыгып китәбез. 3 һәм аннан күбрәк сыеры булган хуҗалыкларга жирле үзидарә сыер санына карап, бер башка 1000 сумнан берәр рулон печән бирде. Иптәшем – механизатор, җәен комбайнга утыра. Печәнне хезмәт хакына шуннан да алабыз. Уңышлар җыеп алынганнан соң премиаль ашлыклар бирәләр.

Быел печәнне бакчада үстердек, сатып алмыйча да булмас дип торабыз. Сатучылар күренгәли башлады. Бәяләре, күләменә карап, 1800-2000 сум тора. Сөт бәяләре шулай түбән булса, азык сатып алып терлек асрау үзен акламый.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев