Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кышкы маҗара: ирене йозакка ябышкан

Бу хәл моннан егерме еллар элек Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында булган. Аны безгә Лариса Әхмәтшина юллады.

Ул әле колхозлар гөрләп эшләп торган чак. Бәйрәмнәрдә колхозчылар өчен табыннар әзерләнә, алдынгыларга бүләкләр тапшырыла. 

Минзәлә районының Ленин исемендәге колхозының склад мөдире Рәүф Әхмәтшин белән ферма мөдире Валерий Сизов (авылдагы кушаматы Питә Валеригы) терлекчеләр йортында колхозчылар өчен әзерләнә торган бәйрәмгә продуция алу өчен складка киләләр. Йозакны ача башлыйлар, йозак каткан, ачылырга исәбендә дә юк. 

Рәүф, йозакны эретеп ачу өчен, икенче складка кәгазьме, йомычкамы алырга кереп китә. Кулына шуларны тотып чыгып, продукция саклана торган склад янына килсә, шакката: Валерий теге йозакка ирене белән ябышып тора, ә үзе Рәүфкә: «Ө-ө-ө», — дип нәрсәдер әйтергә тырыша. Ни көләргә, ни еларга белмәгән Рәүфкә, Валерийның иренен куптару өчен, иелеп, йозакка җылы тыны белән өрүдән башка чара калмый. 

Ә эш болай була: Рәүфнең складтан нәрсәдер эзләп алып чыгуын көтеп торасы килмәгән Валерий йозакны тыны белән җылытып, эретеп ачмакчы булып, иелгән дә, ирене салкын йозакка ябышып калган. Ничарадан бичара дигәндәй, Рәүфне күрүгә, үзенчә: «Өр, өр!» — дип әйтүе булган икән. Йозактан купканда, ике ирене дә канап, суелып чыккан Питә Валеригының.

Яңа ел бәйрәмнәрен аңа көпшәдән сыек ризык белән шулпа гына ашап үткәрергә туры килгән. Күрәсең, бала чагында Валерий Петрович тимергә иренен ябыштырып чыныгу мәктәбе алмый калган булгандыр. Аңа бу дәресне олыгайгач алырга туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев