Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә

Татарстанда һава шартларын озак вакытлар кояш антициклоны билгеләде (мәсәлән, узган ял көннәрендә һаваның уртача тәүлеклек температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югарырак булды).

Ләкин бүген республикага циклон йогынты ясый башлады.

Бүген, 16 августта, атмосфера фронтлары тәэсирендә кыска вакытлы яңгырлар явачак, аерым районнарда яшен һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Һава температурасы төнлә 13-20 градус җылы, көндез +25..+31 градус .

Төнлә, 17 августта, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Әмма атмосфера басымы арту сәбәпле, көндез явым-төшем туктаячак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +14..+19 градус күрсәтсә, көндезге сәгатьләрдә һава +27.. +32 градуска кадәр җылыначак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев