Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кырбаштан Роза Зәкиева нарат күркәсеннән варенье ясавын сөйләде

Май урталарыннан июнь урталарына кадәр булдыклы хуҗабикәләр яшь нарат күркәләре җыеп, шифалы һәм тәмле кайнатма әзерлиләр.

Урманда нарат агачы тирәсендә халык җыелып нидер җыйганын күреп гаҗәпкә каласың. Элгәре заманнардан ук нарат күркәсеннән кайнатма төрле авыруларны дәвалау өчен киң кулланылган. Саба районының Кырбаш авылында яшәүче Роза Зәкиева ел саен күркәдән варенье кайната икән.

 

«Нарат күркәсе өлгергән,

Җыеп калыгыз әле.

Табигатьнең матурлыгын,

Күреп кайтыгыз әле!

Нарат күркәсенең вареньесы искитмәле тәмле, җитмәсә файдалы да. Быел соңгарак та калганмын, күркәләр зурайганнар. Турап булса да варенье ясармын дип җыйдым әле. 1килограмм күркәгә 2килограмм песок, 2 литр су кирәк. Башта юып күркәләрне саркытасың, зуррак булса бүлеп ясарга була. Күркә белән суны кайнатырга куясың, кайнап чыккач, шикәрне салып тагын 20 минут кайнатасың да, сүндереп куясың. 12 сәгатьтән соң тагын кайнатырга куясың, кайнап чыккач тагы 20 минут пешерәсең. Ахырдан, 13 сәгать үткәннән соң, әзер булганчы кайнатабыз, сироп кызарганчы, куерганчы карап торасың куелыгын. Аннан,  әзер вареньены, банкаларга каплап куясың, кышка менә дигән витамин. Эше вак, үзе бик тәмле», – дип сөйләде Роза Зәкиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев