Кырбашта “Үрдәк өмәсе” ясаганнар
Узган ялларда Саба районының Кырбаш авылындагы «Нардуган» ансамбле солистлары «Үрдәк өмәсе»ндә катнашты.
Аларны клуб җитәкчесе Надежда Черненко үз йортларында кунакчыл каршы алды. Бу көнне иртәдән кичкә кадәр бәйрәм рухы хөкем сөрде.
Гаилә елы кысаларында, Кырбаш авылында “урдәк өмәсе"фольклор кичәсе бик күңелле узды.
Бу бәйрәм тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа. Элек-электән авыл кешеләре «урдәк өмәсе» – кышка үрдәк ите әзерләү эшен башлап җибәргәннәр. Ә эш тизрәк һәм күңеллерәк булсын өчен аларга туганнары, дуслары, күршеләре булыша, чөнки ни дисәң дә берничә дистә үрдәк эшкәртергә туры килә. Мондый бәйрәм уеннар, табышмаклар һәм биюләр белән үрелеп барыла торган күңел ачу гына түгел, йорт хуҗалыгындагы күңелле традицияләрне саклау мәктәбе дә.
“Бәйрәмне «Нардуган фольклор ансамбле бизәде. Гармун һәм милли җырлар астында ансамбль «урдәк өмәсе» йоласының элек ничек үткәнен күрсәтеп, тулы бер спектакль уйнады. Бәйрәм кунакларда онытылмас тәэсирләр калдырды.
Үрдәкләрне эшкәртүнең үзенчәлеге – түшкәләрне үтүк белән җылыту ярдәмендә йолку. Бу эштә ансамбль солистлары бик оста булып чыктылар. Тиз арада керәшен җыруларын җырлый-җырлый үрдәкләрне “чишендереп” тә куйдылар.
Эшчеләргә күңел ачарга ярдәм итүче – ансамбльнең гармунчысы да килде. Шулай итеп, җыр астында 30 түшкә үрдәкнең ничек йолкынуын сизмәгәнбез дә. "Үрдәк өмәсе" йоласын карарга кунаклар чакырылган иде, алар да үрдәк өмәсендә бик теләп катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Ә процесс шуның белән тәмамланды: барысы да үрдәк түшкәләрен салкын су белән юар өчен көянтәләр белән сулыкка төштеләр. Болар барысы да җырлар һәм мәзәкләр белән үрелеп барды. «Чума үрдәк, чума каз», «Капкалы», «Табышмак әйтеш»уеннарын искә төшердек”, – дип сөйләде Надежда Черненко.
Элгәре хуҗа йортыннан елга буена кадәр юлга үрдәк каурыйлары ташлап барганнар. Бу ышануның үз сере бар: киләсе елга да бу хуҗалыкта үрдәкләр күп булыр.
“Түшкәләрне хуҗа келәтенә элеп куйгач, күңел ачу өйдә дәвам итте. Борынгы рецепт буенча үрдәк мае сөртеп пешерелгән коймак, хуш исле чәй һәм, әлбәттә инде, "Үрдәк өмәсе"нең төп ризыклары булган үрдәк ите белән бәлеш булды»,– диделәр өмәчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев