Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кырбашта яшәүче Роза Зәкиевадан шигырьләр

Роза Зәкиева гомеренең 33 елын тимер юл хезмәтенә багышлаган.

«Биектау тимер юл станциясе булган Коркачык поселогында озак еллар яшәдем, лаеклы ялга чыккач туган ягым Саба районының Кырбаш авылына  кайттым. Мәдәни чараларда катнашып, күңелле генә яшәп ятабыз. Шигырьләр укырга яратамһәм үзем дә язам», – диде ул.

Шомыртым

Өй каршындагы шомырттан,
Өзеп алдым бер чәчәк.
Бүгенге көн бик тә рәхәт,
Матур булсын киләчәк!

Шомыртлар чәчәк аталар,
Ап-ак яуган кар кебек.
Җырларда да җырланалар,
Йөрәккә үтеп кереп.

Шомырт агачы матур дип,
Миләшне кистермәгез!
Миләш кызыл, шомырт кара,
Аларны биздермәгез!

Шомыртлар чәчәк атканда,
Салкынайта көннәр дә.
Йөрәкләрдә җылы булсын!
Беләкләрдә көчләр дә.

Салкын булса да урамда,
Шомырт чәчәген исним.
Узе ап-ак, узе матур!
Иснәми ничек түзим.

Матур булсын, тыныч булсын!
Безнең һәрбер көнебез.
Илдә тынычлыклар булсын!
Булсын йөрәкләр тыныч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев