Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кырбашның “Нардуган”лы булуына – дүрт ел

Саба районының Кырбаш авылындагы бердәнбер керәшен фольклор ансамбле үз йолаларыбызны, җыруларыбызны яңарта.

Элгәре Кырбашта гел керәшеннәр генә яшәгән булса, бүген төрле милләт вәкилләрен үзенә сыендыра бу авыл. Менә шушы кечкенә генә 50 йорт булган авылда, «Нардуган» фольклор ансамбле бар.

«Без әби-бабалардан калган йолаларны саклау, җыруларыбызны барлап халыкка чыгару максатыннан үзебезнең ансамбльне оештырырга булдык. Ансамбльдә нибары 7 кеше, барысы да өлкән яшьтәгеләр. Үзебезнең керәшен җыруларын, такмакларын бик яратып башкарабыз. Авылыбыз кечкенә булса да клуб бар. Шунда бөтен бәйрәмннәрне үткәрәбез. Казан, Саба Сабантуйларында чыгыш ясыйбыз. Марҗый түти сандыгында  сакланган чәчәкле тукымадан  күлмәк тектердек. Ансамбльдәгеләр өчен альяпкычны һәм милли баш киемен үзем тектердем. Әле киемнәребезне тулыландырырга кирәк: тамакса ясыйсы, аңа тәңкәләр тагасы бар», — дип сөйләде Кырбаш авылы клубы мөдире һәм «Нардуган» ансамбле җитәкчесе Надежда Черненко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев