Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кырбаш авылында гомер итүче тыл ветераны Нина Константинова истәлекләре

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Ул елларда ирләр эшен дә башкарган хатын-кызларны, балаларны, чын мәгънәсендә, илебез батырлары дияргә хаклыбыз.

Агач төялгән чаналарга җигелеп

Саба районының Кырбаш авылында гомер итүче тыл ветераны Нина Константинова 1926 елның 10 маенда дөньяга килә. Нина Кирилловна 98 яшенә җитеп барса да, хәтере әйбәт әле. Колагының ишетмәве генә сөйләшергә комачаулый. Ул үзенең үткәне, сугыш  еллары турында искә алып, болай сөйләде:

“Мин беренче классны Мичәнбаш мәктәбендә тәмамладым. Кырбашта мәктәп юк иде. Филиппов, Трофимов фамилияле укытучылар балаларга өйләрендә сабак бирде. Бишенче класска укырга Шәмәрдәнгә бардым. Әни авыргач, укуны ташлап, эшли башладым. Мөндешкә 7 ай вагон төяргә йөрдек. Айга бер тапкыр “сухой паек” бирәләр иде. Аякта – тишек чабата, мичкә ягу өчен чанага ботак төяп кайта идек. 1941 елны сугыш башланганда миңа нибары 15 яшь кенә иде. Нәкъ шул елны әнием дә мәңгелеккә күчте. Ә әтием фронтка китте, бу авыр еллар әле дә йөрәктән китми”.

1941 елның көзендә, оборона эшенә китмәгәннәрне, шул исәптән яшь Нинаны да, урманга эшкә җибәрәләр. Ирләр өчен дә авыр булган физик хезмәт башкара алар.

Соңрак, җир сөрергә дә һәм чәчү-уруда эшләргә дә, ә кыш көне яңадан урман кисәргә дә туры килә аңа.

“Өлкәнрәк хатын-кызлар урман кисте. Ә без, яшүсмер кызлар, киселгән агачларны чана белән, 2-3 километр ераклыктагы Шәмәрдән станциясенә кадәр тартып бара идек. Барлык эш кул белән башкарылды, урманда бернинди техника да булмады. Ачлык та үзен сиздерде. Мин башкаларга караганда бәхетлерәк булдым, көненә 600 грамм икмәк, айга бер килограмм май яки балыктан торган коры паек ала идем. Аеруча хәтеремдә калганнардан, тузып, ярым-ярты калган чабаталарда аякларның салкыннан туңуы, ә аннан соң, ут кебек янулары...”, – дип искә ала Нина Кирилловна.

Ниһаять, 1945 елның язы җитә! 9 Май – Бөек Җиңү!

Нина Константинова 1946 елда сугыш ветераны Семен Прокопьевичка кияүгә чыга, бергәләп 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ул тормышның матурлыгына сокланып, балаларына, авылдашларына төпле киңәшләре белән ярдәм итеп яши. Сабыр булырга, туган илне яратырга өнди..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев